Психология һәм мәгариф институты

Казан Федераль университетының Психология һәм мәгариф институты Идел буе регионында педагоглар һәм психологлар әзерләүнең иң зур оешмаларыннан санала. Ул югары белем бирүнең барлык катламнарын (бакалавриат, специалитет, магистратура, аспирантура, докторантура), шулай ук квалификация күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләрен яңадан укытуның киң тармаклы системасын үз эченә ала.

Институтны педагогика, психология һәм мәгариф системасы белән идарә итүнең танылган фәнни мәктәпләр вәкилләре − академик В.И. Андреев, профессор Б.С. Алишев,     Р.А. Валеева, В.Ф. Габдулхаков, В.Г. Закирова, Л.А. Казанцева, А.М. Калимуллин, З.Г. Нигъмәтов, Л.М. Попов, А.О. Прохоров, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов, Р.Ф. Шәйхелисламов һ.б. тәкъдим итә.

Психология һәм мәгариф институтының төп миссиясе уку-укыту процессын психологик-педагогик, оештыру-методик һәм фәнни яктан тәэмин итүдә һәм югары һөнәри, вуздан соңгы һәм өстәмә белем бирү процессларын үстерүдә чагыла.

Психология һәм мәгариф институты психологик һәм педагогик белем алуның Россиядәге иң зур үзәкләреннән санала.

Институтта  2500 артык студент белем ала, 116 югары квалификацияле укытучы эшли, алар арасында 21 фән докторы һәм 73 фән кандидаты бар.