КФУда тантаналы рәвештә фән кандидатлары һәм докторлары дипломнары тапшырылды

11 белгеч гыйльми дәрәҗәгә ия булды. Казан университетының тарих музеенда фән кандидатлары һәм докторлары дипломнарын тапшыру тантанасы булды. Чара КФУның беренче проректоры-фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский катнашында узды. Казан федераль университеты Россия Федерациясенең алдынгы фәнни үзәкләренең берсе һәм квалификацияле белгечләр әзерләүгә актив ярдәм итә. Бүген 11 белгечкә фән кандидаты һәм докторы дипломнары тапшырылды. Алар […]

Казан федераль университетына 42 меңнән артык гариза бирелгән

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында КФУ проректоры Екатерина Турилова хәбәр итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2025 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында» темасына брифинг узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды. Брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан югары уку йортлары ректорлары һәм проректорлары […]

КФУ лицейларын тәмамлаучыларның БДИ күрсәткечләре бик яхшы

Укучылар информатика, физика, география буенча максималь балл алдылар. Бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыючылар санын Казан федераль университетының IT-лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаучылар тулыландырды. Чираттагы нәтиҗәләр билгеле булды. Җиде кеше йөз балл статусын алды. Информатика буенча БДИда берьюлы биш укучы 100 баллга ия. Өчесе –  Олег Горобец, Ирек Кәримов һәм Рания Шәйхина Н.И. […]

КФУ галимнәре бал кортларының файдасы турында аңлаттылар

Университет белгечләре бал кортлары турында эксперт фикере белән уртаклаштылар. Кеше күзаллавында бал кортлары – тыныч, хезмәт сөючән бөҗәкләр. Чәчәкләрдән нектар җыялар, бал җитештерәләр һәм әле моның белән генә бетми. Умарта җилеме – прополис, серкә, балавыз, шулай ук ялкынсыну авыруларын дәвалауда кулланыла торган умарта агуы да файдалы үзлекләргә ия. Әлеге продуктларның һәрберсе турында без Казан федераль […]

Казан университеты лицеистлары БДИның йөз баллы укучылары арасында

Укучылар химия, математика һәм рус теле буенча бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Химия, математика һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Йөз баллчылар арасында – КФУның СУНЦ IT-лицеен тәмамлаган сигез укучы һәм Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган ике укучы. Химия буенча БДИда иң зур баллны IT-лицей вәкилләре – Софья Баландина һәм Ясминә […]

«Фән кешеләре»: КФУ Казан Кремлендә күргәзмә ачты

Экспозиция шәһәр халкын һәм туристларны галимнәр командасы һәм аларның төп эшләнмәләре белән таныштыра. Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында «Фән кешеләре» күргәзмәсе ачылды. Ул Казан федераль университеты «Приоритет – 2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия фәнен үстерүгә зур өлеш керткән галимнәренең проект командаларына багышланган. Проект КФУның мәгълүмат сәясәте департаменты тарафыннан […]

Россия югары уку йортлары арасында Казан университетын тәмамлаган IT-белгечләрнең хезмәт хакы күләме иң зурысы

Бер ел эчендә КФУ рейтингта ике баскычка күтәрелде һәм җиденче урынны алды. SuperJob тикшеренү үзәге 2019-2024 елларда уку йортын тәмамлаган IT-тармакта эшләүче яшь белгечләрнең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Россия югары уку йортлары рейтингын тәкъдим итте. Рейтинг топына яңадан Казан федераль университеты керде. Тикшеренүдә дәүләт югары уку йортлары: классик һәм профильле техник университетлар катнаша. Рейтингка вузны […]

КФУда төче чия ашаганнан соң ни өчен йокы килгәнен аңлаттылар

Барыбыз да яраткан тәм-томның серен ачабыз һәм ул җиләкме яки түгелме икәнен аңлатабыз. Киштәләрдә кеше сәламәтлеге өчен файдалы витаминнар, микроэлементлар һәм антиоксидантларга бай төче чия (черешня) барлыкка килде. Ул үзенең бай тәме, хуш исе һәм туклыклы үзлекләре өчен бәяләнә. Иң кызу сезон алдыннан “кош чиясе” турында Казан федераль университеты галимнәре сөйләде. Төче чиядә мелатонин – […]

КФУ профессоры Россия фәлсәфә җәмгыятенең вице-президенты итеп сайланды

Михаил Щелкунов Идел буе федераль округында оешманың эшен алып барачак. Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми фәлсәфә кафедрасы мөдире Михаил Щелкунов Россия фәлсәфә җәмгыяте (РФО) вице-президенты итеп сайланды. Кабул ителгән карар РФО президиумы утырышында игълан ителде. Россия фәлсәфи җәмгыяте 1971 елда оештырыла. Төбәк бүлекләре илнең 60 тан артык субъектында эшли. Михаил […]

КФУ шәһәр халкы өчен җәйге фәнни ял чарасы оештыра

Сезон лекцияләргә, күргәзмәләргә һәм мастер-классларга бай булачак. Бу җәйдә шәһәр халкы һәм республика кунаклары өчен Казан федераль университетының мәгълүмати сәясәт департаменты бик күп фәнни-популяр чаралар әзерли. Каникулларны ничек файдалы итеп үткәрергә, ә туристларга төбәк, шулай ук аның визит карточкасы, Россиянең иң борынгы югары уку йортларының берсе белән ничек танышырга  – КФУның медиакоммуникацияләр үзәге материалында укыгыз. […]