КФУның өч яшь галиме Казанның Е. К. Завойский исемендәге премиясенә конкурста җиңү яулады

Бүләкләү тантанасы Казан университетының тарих музеенда узды.

Бүген, 29 октябрьдә, Казан университетының тарих музеенда ел саен үткәрелә торган Казанның Е.К. Завойский исемендәге премиясен тапшыру тантанасы булды. Җиңүчеләр булып КФУның өч яшь галиме танылды.

Яшь тикшеренүчеләр арасында премия алуга ел саен үткәрелә торган конкурс Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан Казан федераль университеты һәм Е.К. Завойский исемендәге Казан физика-технология институты белән берлектә Татарстан Республикасының яшь галимнәр һәм белгечләр советы катнашында үткәрелә.

Чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов, Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков, КФУның беренче проректоры – фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский һәм Казан федераль университетының Физика институты директоры Андрей Поминов катнашты.

“Бүген без Казанның яшь галимнәренә премия тапшырабыз. Сезгә уңышлар телим һәм шәһәр мэры Илсур Метшин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерәсем килә. Ул фән белән шөгыльләнүче кешеләргә һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә. Сез – илебезнең һәм бөтен кешелекнең киләчәге. Уңыштан соң бернинди күңел төшенкелеге һәм пауза булмасын дип телим – бары тик алга барыгыз! Тормышның асылы шунда”, – дип мөрәҗәгать итте лауреатларга А.Абзалов.

Д.Таюрский үз чиратында Е.К.Завойский исемендәге премия конкурсы 1998 елдан бирле үткәрелүен әйтте. Быел аңа 28 ел, дип сөйләде. Ул шулай ук бөек тикшеренүченең ачышы – электрон парамагнит резонансын ачыклау турында искә төшерде.

“Әмма шуннан соң ук физик үз тематикасын шактый кискен үзгәртте. Галим совет атом проектында катнашучылар составына кертелә. Ул термотөш синтез эшләү программасына бик нык чумды. Мин сезне дә үз тематикагызны кискен үзгәртергә курыкмаска чакырам. Чөнки сез үз белемегез белән керә торган яңа проблема бөтенләй икенче яктан ачыла. Шуңа күрә тәвәккәл булыгыз, иҗат итегез, бер нәрсәдә тоткарланмагыз. Дөньяда кызыклы нәрсәләр бик күп, ә физика – безгә ничек, ни өчен яшәвебезне аңлата торган бөек фән», – дип басым ясады проректор.

Призлы урыннарга Казан университетының Физика институты галимнәре лаек булды. Өченче урынны Гадел Гарифуллин алды, икенче урын – Наталия Гәрәева, ә җиңүче – Алмаз Зиннәтуллин. Лауреатларның һәрберсенә диплом, статуэтка һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алексей Балашов, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова