КФУда «Тумашева укулары: заманча тюркология проблемалары һәм перспективалары» Халыкара конференциясе ачылды

Чара күренекле галим, академик Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган.

Бүген, 20 октябрьдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (ИФМК) «Тумашева укулары: хәзерге заман тюркологиясе проблемалары һәм перспективалары»Халыкара фәнни конференциясен ачу тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә оештырылды. Форум эшендә Россиядән һәм якын чит илләрдән әйдәп баручы галим-тюркологлар катнашты.

Диләрә Гариф кызы Тумашева – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры. Ул татар тел белемендә беренче хатын-кыз филология фәннәре докторы һәм Казан университетының беренче хатын-кыз деканы була.

Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, КФУның ИФМК директоры Рәдиф Җамалетдинов галимнең гуманитар фән үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүен билгеләп үтте.

“Профессор Тумашева биргән фәнни һәм оештыру ориентирлары әлегә кадәр Казан университетының Филология юнәлешен үстерү векторы булып кала. XX гасырның икенче яртысындагы татар тел белемен аның эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның мирасына таянып, без үткән традицияләрне саклап кына калмыйбыз, киләчәккә филологик белем бирүне дә ышанычлы төзибез», – дип ассызыклады ул.

ИФМК директоры үзенең чыгышында нәкъ менә Д.Г. Тумашеваның классик филология һәм милли мәгариф интеграциясе башлангычында торуына, ә аның Себер татарлары диалектологиясе һәм татар фигыле морфологиясе буенча хезмәтләренең тулы бер фәнни мәктәп өчен нигез булуына басым ясады.

Казан федераль университетының өстәмә белем бирү буенча проректоры Илнур Хәйруллин конференциядә катнашучыларны сәламләп, Диләрә Тумашева эшенең әһәмиятенә басым ясады.

“Диләрә Гариф кызының хезмәтләре Россия һәм дөнья фәнендә югары бәя алды. Бүгенге конференциядә телебезне саклауга аерым игътибар бирелүе сөендерә. Республиканың фәнни тормышына зур структур һәм концептуаль яңалыклар кертүче галимнәргә мин өйрәнү барышында сезнең яңа методлар һәм концепцияләр табуыгызны, яңа казанышлар һәм илһам телим”, – диде ул.

Диләрә Гариф кызының талантлары арасында музыка аерым урын алып тора. 14 яшендә ул Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенә керү өчен имтиханнарны уңышлы тапшыра, ләкин хәлләр башкача килеп чыга. Шуңа да карамастан, лингвист үзенең музыкага булган мәхәббәтен гомер буе алып бара. Аның истәлегенә конференция ачылышында КФУның ИФМК концертмейстеры Маргарита Коварская башкаруында музыкаль әсәрләр яңгырады.

Галим турындагы хатирәләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә уртаклашты.

“Бу матур конференциядә катнашучылар, мин монда чиновник буларак түгел, ә укытучым, диплом җитәкчем янына килдем. Мин бик бәхетле кеше, чөнки өч ел Диләрә Тумашева янында булдым, ике ел аның җитәкчелегендә архивта эшләдем, курс эшләре яздым һәм ул минем диплом җитәкчем дә иде. Ул миңа һәрвакыт әйтә иде: “Беркайчан да онытма, син – Ульянов-Ленин исемендәге Казан университеты студенты, син – тарих-филология факультеты студенты, һәм, иң мөһиме, син – татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты, син безнең университетны, безнең бүлекне югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә тиешсең”. Минем сынатырга хакым юк иде. Минем тормышымда Диләрә Тумашева – чын хатын – кыз, ана, профессор һәм дус үрнәге», – дип сөйләде Р.Әхмәтшин.

Конференциядә катнашучыларга яхшы сүзләр һәм теләкләр белән ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов мөрәҗәгать итте.

Тантаналы ачылышны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина дәвам итте.

“Фәнни очрашулар уздыру буыннар дәвамчанлыгын саклап калу, филология фәнен үстерү һәм халыкара фәнни хезмәттәшлекне ныгыту өчен аерым әһәмияткә ия. Диләрә Тумашева – тикшеренүләре татар халкының фәнни мирасының әһәмиятле өлешенә әверелгән күренекле галим. Аның тюркология, татар телен һәм аның диалектларын өйрәнү, фәнни һәм педагогик кадрлар әзерләү өлкәсендәге күпьеллык эшчәнлеге фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертте”, – дип ассызыклады Г.Мусина.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук чит ил вәкилләре чыгыш ясады: Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодиржон Касимов.

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да Диләрә Тумашева турында җылы сүзләр әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров:

“Диләрә Гариф кызы-зур галим, җитәкче, чын интеллектуал, әмма шул ук вакытта мин аны амбассадор, илче дип тә атар идем. Мин Рәдиф Рифкать улына безнең дипломатик корпусны чакырганы өчен, төрки илләрнең Татарстандагы һәм Казандагы Генераль консулларыбызга бүгенге визитыгыз өчен рәхмәтлемен».

Пленар утырышта доклад белән КФУ ИФМК татар тел белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина чыгыш ясады. Ул үзенең «Функциональ-семантик аспектта татар теленең фигыль категорияләрен өйрәнү буенча Д.Г. Тумашеваның программ хезмәте» дигән хезмәтен тәкъдим итте.

Моннан тыш, Диләрә Тумашеваның килене Марина Тумашева да очрашуга шат икәнен :

“Тумашевлар гаиләсе исеменнән мин сезгә зур рәхмәт белән сәлам җиткерәм һәм хәтерләвегезгә, аның педагогик һәм һөнәри эшчәнлегенә бәя бирү дәрәҗәсенә хөрмәт белдерәм. Бу безнең өчен, мөгаен, тормышыбызның нигезен тәшкил итә торган бик мөһим момент. Диләрә Гариф кызының шәхси үрнәге безнең гаиләнең нигезен тәшкил итте. Нәкъ менә аның эчке үзәге, нәкъ менә аның игътибарын туплый белүе, теләсә нинди бурычларга бик игътибарлы каравы аны уникаль итте, шулай ук безне илһамландырды һәм илһамландыруын дәвам итә».

Халыкара конференция өч көн дәвам итәчәк. Пленар һәм секцион утырышларда катнашучылар чагыштырма-тарихи тюркология һәм диалектологиядән алып татар телен укытуның теоретик аспектларына һәм туган телләрне укыту методикасына кадәр мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Төрки халыкларның әдәбиятына һәм мәдәниятенә, шулай ук Казан төрки телләр мәктәбе традицияләренә аерым игътибар биреләчәк.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: КФУ ИФМКның “Дулкын” һөнәри үсеш үзәге, фото: Дарья Анферова