КФУ ректоры Ленар Сафин: «Без кабул итүнең барлык контроль саннарын тулысынча үтәдек»

Казан федераль университеты РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальковның алдынгы вуз җитәкчеләре белән  эш киңәшмәсендә кабул итү кампаниясе  турында хисап тотты. Россия югары уку йортлары укуның барлык формалары өчен бюджетка документлар кабул итүне төгәлләде һәм укырга кабул итү турында төп боерыкларны бастырды. Кабул итү кампаниясенең әлеге этабы нәтиҗәләре турында әйдәп баручы университетлар ректорлары […]

КФУ мөгаллиме Кремльдә шәмаил турында лекция укыячак

Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә узачак. Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының  дин белеме кафедрасы өлкән укытучысы Илшат Гыймадиевның «Татар шамаиле: тарих һәм заманчалык» лекциясе узачак. Чара 2 августта 19.00 сәгатьтә була. Керү ирекле. Лекция – Казан федераль университеты һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының уртак проекты булган «Фәнни чәршәмбе» циклының дәвамы. […]

65 илдән килгән абитуриентлар КФУга укырга керү өчен документлар тапшырган

Кабул итү кампаниясе дәвам итә. Казан федераль университетында укырга керү өчен 65 илдән 8 меңнән артык чит ил гражданы гариза биргән. Әлеге категория абитуриентлар өчен кабул итү кампаниясе 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Иң күп гаризаларны Казан университеты Төрекмәнстан, Иран, Кытай һәм Үзбәкстан гражданнарыннан кабул итте. Абитуриентларны гуманитар юнәлеш белән беррәттән табигый һәм техник фәннәр […]

КФУ тәмамлаган кыз фехтование буенча балалар ял итү үзәген ачуга грант откан

Химик ни өчен бу олимпия спорт төрен популярлаштырырга булганын һәм аның ял итү үзәгендә дәресләрнең үзенчәлеге нәрсәдә булуын сөйләде. Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты магистратурасын тәмамлаган Ирина Дорош “Фехтование буенча балалар ял итү үзәге” проекты белән “Студентлар стартабы” конкурсының III чиратында җиңүчеләр арасында. Ике ел элек, Казан рапиристы Марта Мартьянова Токиодагы Олимпия […]

КФУда чүлмәк ясау остаханәсе барлыкка киләчәк

Анда татар милли колориты булган сувенир эшләнмәләр җитештереләчәк.   Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы асспиранткасы,  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының (ИФиМК) татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Лилия Зарипова «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чиратында җиңүчеләр рәтендә. Аның “Тылсым”  чүлмәк ясау остаханәсен төзү буенча бизнес-проекты […]

КФУ студенты танышу өчен мобиль кушымта эшли

Murror Россиядән күптән түгел киткән танылган чит ил сервисын хәтерләтә, әмма эзләү алгоритмнарында аерылып тора. Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының (ИТИС) 4 нче курс студенты Диләрә Кашапова «Студентлар стартабы» конкурсының III нче чиратында «Murror танышу өчен мобиль кушымта» проекты белән җиңүче булды. Исегезгә төшерәбез, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар […]

КФУ студентлары «Экскурсион» туристик кушымтасын ясый

Проектның фишкасы – танылган кешеләр тавышы белән аудиогид. Казан федераль университеты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖИМК) 4 курс студенты Артем Черненко “Экскурсион” проекты белән “Студентлар стартабы” конкурсының III чират җиңүчеләре арасына керде. Исегезгә төшерәбез, «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының III чират җиңүчеләре билгеле булды. 1200 проект-җиңүче арасында 242 Татарстан вәкиле, […]

Биләрдә КФУның археологик практикасы кысаларында тимерче учаклары тикшерелә

Галимнәр фикеренчә, алар монгол-татар явыннан саклануга әзерлек белән бәйле. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентларының практикасы барышында Биләр шәһәрлеге территориясендә монгол чорына кадәрге артефактлар табылды. Болгар башкаласында металлургия, тимерчелек эше, зәрканчылык, пыяладан өреп төрле әйберләр ясау, тире эшкәртү һәм башка һөнәрчелек чәчәк аткан. Биләр археология экспедициясе 1967 елда эшли башлый. Аны Альфред Хәсән улы […]

Йөз балл җыйган студентлар ни өчен КФУны сайлаулары турында сөйләде

Югары уку йортына бер яки берничә БДИ буенча максималь балл җыйган 320 дән артык абитуриент гариза биргән. Бүгенгә Казан федераль университетына 100 балл җыйган 320 дән артык абитуриент  гариза биргән. Аларның  КФУ ректорының бер тапкыр бирелә торган “Стобалльник” стипендиясен алу мөмкинлеге бар. 100 мең сум күләмендәге әлеге стипендияне мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы җиңүчеләре […]

КФУ Гавриил Державин юбилеена экскурсия үткәрәчәк

Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Эльмира Әмирханова экскурсовод булачак.   14 июльдә шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры, Татарстанда туып үскән Гавриил Державинның тууына 280 ел була. Бөек якташыбыз юбилее уңаеннан Казан федераль университеты тематик авторлык экскурсиясе оештыра. Җыелу вакыты һәм урыны – 14 июльдә 10.00 сәгатьтә, Кремль ур., 18 […]