КФУ эксперты: «Язның беренче кояшлы көннәреннән башлап SPF-саклану турында онытмагыз»

Анна Гедмина бит тиресен ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сөйләде.

Яз көне бит тиресе нык туклануга һәм витаминнарның дәрәҗәсен тулыландыруга мохтаҗ, витаминнарның җитмәве аны тонык һәм зәгыйфь итә. Косметикада нинди актив компонентларга игътибар итәргә кирәклеге һәм аларның аерымлыклары турында Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары,  аналитик химия кафедрасы доценты Анна Гедмина сөйләде.

Бүгенге көндә, Анна Гедмина фикеренчә, инвазив булмаган косметологиядә иң популяр трендлар булып (ягъни тире япмасын бозмыйча косметик чаралар куллану), гиалурон кислотасы, пептидлар, антиоксидантлар һәм витаминнар кебек актив компонентлар тора. Әмма бу компонентларның функцияләре һәм аермалы яклары турында бөтен кеше дә белми.

Тире дермасының күзәнәктән тыш матриксының мөһим компоненты булып гиалурон кислотасы тора. Эксперт әйтүенчә, ул глюкозаминогликан классына керә һәм безнең организмда синтезлана. Ләкин үсә барган саен, синтезлана торган гиалурон кислотасының молекулалары шактый кими.

“Бу кимчелекне гиалурон кислотасы булган крем ярдәмендә компенсацияләп булмаячак, – дип саный химик. Түбән молекуляр гиалурон кислотасыннан тыш,  күләме аңа тиренең өске катлавына – эпидермиска үтәргә мөмкинлек бирмәячәк, ләкин бер гиалурон кислотасы молекуласы тирәсендә күп санлы су молекулаларын (1000 су молекуласына кадәр) координацияләү хисабына дымландыру үзлекләре тире өслегендә дә күренәчәк.”

Ә менә пептидлар, гиалурон кислотасыннан аермалы буларак, шактый кечерәк зурлыкта һәм липид барьер аша дерманың төп күзәнәге – коллаген һәм эластин синтезы бара торган фибробласт белән үзара тәэсир итешә ала, ди А.Гедмина,

“Пептидлар – аксым фрагментлары. Әгәр аксымнар уртача 500 аминокислота калдыгыннан торса, косметикада кулланыла торган пептидларда аминокислоталарның саны 2 дән 10 га кадәр диапазонда үзгәрә. Күп кенә косметологлар пептид косметикасы үзенең күпфункцияле булуы аркасында ерак перспективага ия, дип саный “, – диде химик.

Косметологлар төрчәләр арасында дерма компонентларын,  мәсәлән, коллагенны синтезлау һәм җимерү процессларына ия, ягъни ремодулирование үзлекләрен күрсәтә торган пептид-матрикиннарны аерып чыгаралар. Мондый пептидларның иң танылганы – GHK трипептиды һәм аның Cu-GHK бакыр белән комплексы. Пептид-миорелаксантлар ботокс эффектын имитацияли, нерв импульсын нейронның нерв төененнән мускулга тапшыруны чикли, шул рәвешле аны йомшарта, косметик чаралар составында аларны гадәттә SNAP-7, SNAP-8 дип билгелиләр. Пептидлар-иммуномодуляторлар тиренең иммун статусын көйлиләр. Пептид-регуляторлар тире пигментациясе процессына йогынты ясый, өстәвенә пигментацияне көчсезләндерергә дә, аны көчәйтергә дә мөмкин.

“Косметика ясаганда кулланыла торган антиоксидантларның күбесе, ә бу да модалы тренд, витаминнар яки витаминлы матдәләр булып тора”, – дип ышандыра эксперт.

Мәсәлән, ретинол – А витаминының спиртлы формасы, аскорбин кислотасы – С витамины, токоферол – Е витамины, ә альфалип кислотасы – N витамины.

А.Гедмина шулай ук косметикадагы антиоксидантлар хәтта кече концентрацияләрдә дә косметик чаралар ингредиентларын оксидлаштыру процессыннан гына сакламый, бәлки безнең тирене ирекле радикаллардан һәм кислородның актив формаларыннан да нәтиҗәле саклый дип әйтеп үтте.

Шул ук вакытта химик  язгы һәм җәйге чорда ретинол һәм ретиноидлар булган косметик чараларны сак кына кулланырга кирәклеге турында кисәтә.

«Бу шуның белән дә бәйле: бу вакытта УФ-нурланышның тәнгә агрессив йогынтысына ретиноидларның регуляциягә һәм төрле типтагы күзәнәкләрне полиферацияләүгә уникаль сәләте, шул исәптән пигментны – меланинны синтезлау өчен җавап бирә торган меланоцитлар килеп кушыла. Меланин концерациясе никадәр югары булса, тире пигментациясе шулкадәр интенсиврак чагыла», – дип аңлата А. Гедмина.

Ә УФ-нурланыштан саклану өчен косметик чараларга SPF-фильтрлар –  титан (IV) диоксиды һәм цинк (II) оксиды нигезендә физик фильтрлар өстиләр, алар тире өслегендә барьер-кайтаргыч һәм химик фильтрлар (Tinosorb S, Tinosorb M) барлыкка китерәләр, аларның тәэсире киресенчә кояш нурлары энергиясен йотуга бәйле.

“Шуңа күрә, язның беренче кояшлы көннәреннән башлап, составында SPF булган крем турында онытырга ярамый. Моннан тыш, биналардагы коры һава, суык, кышкы  җил эпидермисның саклау киртәсен бозуга китерә, шуңа күрә дымландыра торган компонентлар белән косметика куллану тиренең нормаль торышын торгызу өчен нәтиҗәле”, – дип киңәш итә эксперт.

Гиалурон кислотасы һәм натрий гиалуронаты, глицерин, Е витамины, авокадо мае, жожоба, бодай орлыгы кебек дымландыргыч компонентларга игътибар итәргә кирәк. Дымландыргыч косметик чаралардан качарга теләүчеләргә А.Гедмина яңгырлы көннәрдә зона астында йөрергә киңәш итә – бу шулай ук тирене интенсив дымландыра.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алиса Черкасова