«Россиянең иң яхшы татар теле укытучысы» КФУда эшли

Бөтенроссия конкурсында Альбина Вәлиеваның эшчәнлеген билгеләп үттеләр.

Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2024» бөтенроссия конкурсына йомгак ясадылар. Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты укытучысы һәм методисты Альбина Вәлиева бәйгенең абсолют җиңүчесе булды.

Җиңүче әйткәнчә, конкурс барлыгы турында ул хәтта белмәгән дә.  Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәбендә Альбина Вәлиева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренә ачык дәрес тәкъдим иткәннән соң, Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре аның балаларга һәм укытуга якын килүен билгеләп үтәләр һәм конкурста катнашырга чакыралар.

“Минем элек мондый конкурсларда  катнашканым юк иде. Әмма гариза бирүгә мине мәктәп директоры илһамландырды һәм ышаныч бирде. Нәкъ менә аның  ышанычы җиңүгә көч бирде”, – дип уртаклашты А.Вәлиева.

Илкүләм конкурста 152 педагог катнашты. Аларга ачык дәрес, мастер-класс, сыйныф сәгате, педагогика остаханәсе үткәрергә, ә финалда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ата-аналар, журналистлар һәм укучылар сорауларына җавап бирергә кирәк иде.

“Мин җиңәчәгемә ышандым. Аны бик көттем һәм күп әзерләндем. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә булды. Бүләк тапшырганда җиңүче булуыма әллә ни ышанмадым, аңлау хәзер генә килә”, – дип сөйләде укытучы КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә.

Вәлиева үзе Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтын тәмамлаган, ә хәзер ул Каюм Насыйри институтының РФ башкаласында булган төп структур бүлекчәсендә методист булып эшли һәм татар телен укыта.

Мәктәп һәм КФУдан тыш, А.Вәлиева Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге «Исхан» ислам мәдәнияте һәм мәгариф үзәге, Пушкино шәһәрендә татар мәдәни-агарту үзәге хезмәткәре булып тора.

«Бу мәйданчыкларда татар телен укытудан тыш, мин төрле проектлар һәм чаралар алып барам. Мәсәлән, “Чикләвек” татар телендә беренче интеллектуаль квиз үткәрәм. Проектны 2019 елдан бирле алып барам – уен өчен сораулар  төзим һәм тәрҗемә итәм “, – диде А.Вәлиева.

Моннан тыш, Альбина шулай ук татар әдәби клубын алып бара, Татарстан язучылары белән очрашулар оештыра. Иҗади эшчәнлек белән дә актив шөгыльләнә. Әйтик, узган ел ул үзен  мультфильм сценаристы ролендә сынап караган, шулай ук “Ак бүре” мультфильмы буенча методик дәфтәрләр эшләгән.

А.Вәлиева әйтүенчә, ул мәктәптә үк төрле конкурсларда актив катнаша башлагане. Университетта ук «КФУның иң яхшы старостасы» конкурсында икенче урынны яулаган һәм «Факультетның иң яхшы чыгарылыш студенты» булган. Шулай ук шигъри һәм фотоконкурсларда җиңү дә бар. Әмма бөтенроссия масштабындагы конкурста  беренче тапкыр җиңү яулый.

«Мин шулай ук РФ Дәүләт Думасы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм башка бик күп рәхмәт хатлар белән дә бүләкләндем. Хәтта берничә медаль дә бар”, – диде укытучы.

Киләчәктә А.Вәлиева укытучылык эшчәнлеген дәвам итәргә һәм татар телле гаммәви мәгълүмат чараларының  хезмәткәре булу өчен журналистика нигезләрен үзләштерергә тели. Планнарда шулай ук Россия башкаласында тел һәм мәдәният мәсьәләләре белән шөгыльләнүне дәвам итү.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның Мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, А.Вәлиеваның шәхси архивыннан