
КФУда үзбәк югары уку йортларының ун проректорына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырдылар
Алар «Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы буенча укулар узды. Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институтының «Инновацион, технологик һәм социаль үсеш ачык институты» югары мәктәбендә Үзбәкстан Республикасы югары уку йортларының ун проректорына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды. «Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү» программасы буенча укыган үзбәк югары уку йортлары вәкилләре документларны КФУның тышкы элемтәләр буенча […]