
Forbes КФУны тәмамлаган студентның уңышларын билгеләп үтте
Денис Чегодаев баш мие авыруларын диагностикалау өчен ИИ-платформаны эшләтеп җибәрде. Казан федераль университетын тәмамлаган Денис Чегодаев “Фән һәм технологияләр” номинациясендә Forbes «30 до 30» еллык рейтингының лонг-листына керде. Аның AISI X бизнес-стартабы баш мие авыруларын диагностикаларга ярдәм итә. Номинант КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтын (бакалавриат), Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институтын (магистратура) тәмамлый. […]