Быел проектта катнашу өчен 3 000нән артык гариза бирелгән, югары уку йорты 25 ил вәкилләрен кабул итә.
Бүген, 6 июльдә, Казан федераль университеты «Җәйге университет» проектында катнашучыларны каршылады. Ачылу тантанасы «УНИКС»КФУ КСКда узды.
Чара Казан федераль университеты тарафыннан РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоүзәк» ФГАНУ ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
«Җәйге университетны» ны гамәлгә ашыруда партнерлар – эре предприятиеләр дә, дәүләт учреждениеләре дә катнаша: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр дипломатиясе Академиясе, Россиянең «Белем» җәмгыяте, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан шәһәренең үсеш институты, Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк һәм башкалар. Быел “Җәйге университет”ның төп партнеры “Росатом” дәүләт корпорациясе булачак, ул беренче тапкыр КФУда катнашучылар өчен чаралар үткәрәчәк.
Ачылу тантанасы ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов, Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова, Казан университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, КФУ институтлары директорлары һәм башка рәсми затлар катнашында узды.
Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков “Җәйге университетка” старт бирде. Сәхнәдән аның мөрәҗәгатен укыдылар.
“Сезне берничә ел эчендә белем бирү программасы гына түгел, ә бөтен дөньядан талантлы яшьләрне җәлеп итүнең чын ноктасына әверелгән проект башлангычында сәламләвемә шатмын. Алдагы елларда безгә 45 илдән 5 000нән артык студент кушылды. Узган еллардагы проектта катнашучыларның күбесе бүген Россия югары уку йортлары студентлары. Сезнең монда булуыгыз – фән һәм мәгарифне берләштерүче көчнең иң яхшы дәлиле. Без тиз үзгәрешләр чорында яшибез. Бүген белем генә җитми. Билгесезлек белән эшли белү, тиз җайлашу, төрле мәдәният һәм дисциплиналардагы кешеләр белән көчләрне берләштерү мөһим. Әлеге принципларга таянып, без ел саен “Җәйге университет”ның белем бирү программаларын үстерәбез, үзгәрүче трендлар һәм глобаль чакыруларны искә алып, аларны гел актуальләштерәбез”.
Инициативада катнашучылар өчен рус һәм инглиз телләрендә 20дән артык белем бирү программасы планлаштырылган. Алар арасында-ясалма интеллект, тотрыклы үсеш, туризмда инновацияләр, тау металлургиясе, атом-төш энергетикасы һәм башка программалар бар. Ике атна дәвамында кунакларны интенсив белем бирү программасы, Россия югары технологияле компанияләренең реаль кейслары белән эшләү, шулай ук Россия белән танышу көтә.
“Хәерле көн, хөрмәтле яшьләр, булачак студентлар. Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән сезне “Җәйге университет-2026” ачылышында сәламлим. Беренче чиратта безнең кадерле чит ил студентларына мөрәҗәгать итәсем килә. Бу искиткеч проектта катнашу мөмкинлеге тапкан өчен рәхмәт сезгә. Мин ышанам, сез тулысынча университет белеменә, мәдәни өлешкә чумарсыз. Ышанам ки, сезнең һәркайсыгыз безнең шәһәргә гашыйк булырсыз һәм аннан киткәндә елап: “Мин тагын кайтам, белем алырга кайтам”, – дип әйтәчәксез. Ике атнадан сез барыгыз да дуслашырсыз. Дуслык белемне дә, сез тирә-юньдә күргән вәзгыятьне кабул итүне дә тудыра. Татарстан, Казан үзенчәлекле мәдәнияткә ия”, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов.
Быел проектта дөньяның 25 иленнән 330 студент катнаша. Быелгы сезонда катнашучылар географиясе-Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Абхазия, Днестр буе, Бразилия, Мисыр, Индонезия, Һиндстан, Кытай, Марокко, Монголия, Оман, Чили, Вьетнам, Малайзия, Сербия, Босния һәм Герцеговина, Таҗикстан, Судан, Перу, Зимбабве һәм Россия (аны 100 кеше тәкъдим итә).
Проректор Тимирхан Алишев бу чараның университет өчен әһәмиятле булуын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, быел катнашуга 3 000нән артык гариза кергән.
“Быел географик төрлелек шактый зур. Мондый хәлнең булганы юк иде әле! Студентлар кызыксынучан, алар барысы да-магистратурага керү мөмкинлеген караучы бакалавриатның өлкән курс студентлары. Безнең бурыч – алар дөрес карар кабул итсеннәр өчен Казан федераль университетын күрсәтү. “Җәйге университет” феномены шунда ки, безне гамәлгә куючылар, ә иң мөһиме, егетләр үзләре дә проектны уңышлы дип санап, кире элемтә бирәләр. Күпләр безнең университет белән элемтәне саклый. Бездә беренче “Җәйге университет”тан соң укырга кергән һәм магистратураны тәмамлаучылар бар инде”, – дип ассызыклады ул.
Проектның төп максаты-Россиядә гамәлдә булган мәгариф системасын популярлаштыру, Россия һәм чит ил студентлары арасында шәхесара, милләтара һәм мәдәниятара аралашу урнаштыру.
“Казанда булганда сезнең өчен мәдәни программаны тәкъдим итү минем өчен зур мәртәбә. Мин сездән көнләшәм, чөнки сездә киң белем бирү программасы, шулай ук бүген үк башланачак мәдәни программа булачак. Сез экскурсия барышында Казан белән таныша аласыз. Моннан тыш, сезне Welcome party көтә”, – дип белдерде Дилбәр Садыйкова.
Исегезгә төшерәбез, «Җәйге университет» программасы түбәндәге треклар буенча уза: «Россия ишек ача»; «программа инженериясе: мәгълүматлар, ИИ, цифрлы продуктлар»; «Бизнес-аналитика 5.1. мәгълүматлардан идарә чишелешләренә» “Астрономия һәм астрофизика: элементар кисәкчәләрдән Галәм структурасына кадәр”; “Гибрид тирәлек: архитектура, дизайн һәм технологияләр”; “Тереклек эволюциясе: исән калудан адаптациягә”.
Проектка Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Физика институты, Идарә, икътисад һәм финанс институты, дизайн һәм пространство сәнгате институты, Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты, Фундаменталь медицина һәм биология институты актив кушылды.
“Җәйге университет” федераль проекты Россия Фән һәм югары белем министрлыгы инициативасы белән оештырыла һәм Россия мәгарифен чит илләрдә популярлаштыруга, шәхесара, мәдәниятара һәм милләтара аралашу урнаштыруга, илләр, Россия һәм чит ил студентлары арасында элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Проект беренче тапкыр 2021 елда гамәлгә ашырылган. 2023 елда проектка КФУкушылды.
Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә кфу матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
MAX дагы КФУ каналына кушылыгыз.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова
