КФУ Россия математика үзәкләренең VI конференциясен җыячак

Бу вакыйгада 700 дән артык тикшеренүче катнашырга ниятли.

17 августтан 22 августка кадәр Казан федераль университеты математиканың төрле өлкәләрендәге соңгы казанышлары белән уртаклашу, актуаль фәнни проблемалар турында фикер алышу, Россия математика үзәкләре арасында һөнәри элемтәләрне ныгыту, яшь тикшеренүчеләргә һәм студентларга ярдәм итү мәйданчыгы булачак. КФУ Россия математика үзәкләренең VI конференциясен кабул итәчәк.

Чараны оештыручылар: РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, Россия Фәннәр Академиясе, Казан федераль университеты, ТР Фәннәр академиясе, Идел буе федераль округының Төбәк фәнни‑мәгариф математика үзәге.

Конференциягә 700дән артык катнашучы – аспирантлар һәм студентлар, төбәк математика үзәкләре һәм дөнья дәрәҗәсендәге үзәкләр хезмәткәрләре, фәнни һәм педагогик хезмәткәрләр, Россия һәм Халыкара математика җәмәгатьчелеге вәкилләре теркәлгән. Катнашучы илләр: Казахстан Республикасы, Беларусь Республикасы, Үзбәкстан Республикасы, Швейцария, Франция, Пакистан, Һиндстан.

Конференция көндезге форматта уза. Программага пленар докладлар, секция утырышлары, математика үзәкләре җитәкчелеге, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәл кертелгән.

“Чараның Казан университеты өчен әһәмияте гаять зур һәм бу ел-Николай Иванович Лобачевскийның Евклид булмаган геометрияне ачуына, дөньякүләм дәрәҗәгә ирешүенә 200 ел тулу белән аңлатыла. Асылда бу бөтен Россиядән математикларны җыячак масштаблы съезд булачак – Халыкара математика конгрессының аналогы. Шунысы игътибарга лаек, конференция ачылу көнендә, 17 августта, “Талант һәм уңыш” мәгариф фонды премиясе тапшырылачак”, – дип хәбәр итте КФУ матбугат хезмәтенә Математика һәм механика институтының Алгебра һәм математик логика кафедрасы мөдире, Идел буе федераль округының математика фәнни-мәгариф үзәгенең фәнни җитәкчесе Марат Арсланов.

Ул ассызыклаганча, чарага әзерлек Россия математика үзәкләренең Красноярскида узган V конференциясеннән соң ук башланган.

Оештыручылар үз алдына математика буенча кызыксынуларның киң колачын җыю бурычын куйган. Атаклы галимнәрнең катнашуы көтелә, алар арасында – РФА академигы, РФА математика фәннәре бүлегенең фәнни – оештыру эшләре буенча академик-сәркатибе урынбасары, РФАнең М.А. Лаврентьев исемендәге премия лауреаты Сергей Безродных, фәнни-техник хезмәттәшлек юнәлеше җитәкчесе, «Росатом» дәүләт корпорациясенең перспектив юнәлешләр буенча директоры Екатерина Чабан һәм башкалар бар.

“Акцент яшь галимнәргә ясалачак. Математика Россия Федерациясендә яши”, – дип ассызыклады М.Арсланов.

Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә кфу матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты