Киңәшмәдә катнашучылар фән һәм производство арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру турында фикер алыштылар.
Бүген Казан федераль университетының Попечительләр Советы утырышлар залында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Көн тәртибенә фән һәм производствоның үзара хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген күтәрү темасы чыгарылды.
Чарада Казан университеты президенты Рияз Минзәрипов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин һәм башкалар катнашты.
Нотыклар белән А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты директоры Марат Җиһаншин, Химия институтының баш фәнни хезмәткәре Александр Ламберов, «СИБУР инновацияләр» ҖЧҖ директоры урынбасары Анастасия Бабина, «Аз тоннажлы химия технологияләре» технология паркы директоры Михаил Варфоломеев чыгыш ясады.
М.Җиһаншин үз докладында кадрлар әзерләүнең һәм аларның квалификациясен күтәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
“Без предприятиеләргә уртак белем бирү программаларын эшләргә тәкъдим итәбез. Заводта эшләүче кешеләр безнең чыгарылыш студентларына нинди компетенцияләр кирәклеген күбрәк аңлый”, – дип ассызыклады ул.
Хәзерге вакытта Химия институты хезмәткәрләре эшли торган әйдәп баручы проектлар арасында аның директоры нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өчен гетероген катализаторларны, суперконструкцион полимерларны һәм алар нигезендә композитларны телгә алды.

А.Ламберов 2026 елда «Приоритет-2030» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан федераль университетының «Аз тоннажлы химик технологияләр» технология паркында төзелгән катализаторлар фабрикасы турында сөйләде.
“Безгә лаборатор технологияләр белән киләләр, без аларны сәнәгать җиһазларына җайлаштырабыз. Теге яки бу катализатор җитештерә торган барлык режимнар үзгәрә, әлеге катализатор җитештерергә мөмкин булган сәнәгать җиһазлары сайлап алына. Ахыр чиктә сәнәгать технологиясен бирәбез, ягъни бу масштаблы күчерү, бик мөһим бурычны хәл итү. Россиядә андый фабрикалар юк диярлек”, – дип уртаклашты ул.
Казан федераль университеты галимнәре гетероген катализаторлар җитештерү өлкәсендә Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. А.Бабина уртак проектларның конкрет нәтиҗәләр китерүен билгеләп үтте.
“Без бергәләп технологияне КФУның “Катализаторлар фабрикасы” цехларында эшләдек һәм киңәйттек һәм “Түбән Кама Нефтехим” да җитештерүгә көйләнгән реаль катализаторлар җитештердек», – дип ассызыклады ул.
М.Варфоломеев университетның «Яңа материаллар һәм химия» технологик лидерлык милли проектын гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, КФУ әлеге илкүләм проект кысаларында пилот төп фәнни оешма (ГНО) сыйфатында сайлап алынган һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Газпром нефть» компаниясе белән берлектә уңышлы апробация узган. ГНО асылы агымдагы һәм киләчәк чакыруларга таянып, продуктларның фәнни идеяләрен формалаштыру һәм аларны партнерлар белән бергә эшләп чыгарудан алып гамәли тормышка ашыруга кадәр бөтен чылбыр буенча уздырудан гыйбарәт.
«Теләсә нинди идея фәнне генә түгел, пилот производстволарын булдыруны да таләп итә”, – дип белдерде ул.

Парламентарийлар үз чыгышларында яшь галимнәрнең республика өчен сәнәгать проектларын эшләүдә катнашуы, мәктәп укучыларын фәнгә җәлеп итү һәм санкцияләр шартларында технологик суверенитетны тәэмин итү мәсьәләләренә кагылды.
Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры, КФУ Хатын-кызлар лигасы рәисе Ирина Терентьева чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерде һәм Казан химия мәктәбенең узган елгы казанышларын дәвам итеп кенә калмыйча, хәзерге заман ихтыяҗлары һәм чынбарлык нигезендә эшләвен билгеләп үтте.
Утырышка йомгак ясап, Айрат Зарипов хәбәр иткәнчә, утырышта яңгыраган мәгълүмат барлык Дәүләт Советы депутатларына җибәреләчәк.
“Безнең комитет әгъзалары бу сорауларны өй эше буларак кабул иттеләр. Мин ышанам, уртак тырышлык белән без илебез прогрессы өчен хәл итү юлларын табарбыз”, – дип йомгаклады ул.
Материалны өлешчә яки тулысынча яңадан бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Алексей Балашов, ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча КФУның мәгълүмат сәясәте департаменты, фото: Исламия Баянова

