Казан университетында «Сабантуй» узды

Чара “җәйге университет” кысаларында узды.

Казан федераль университетында дөньяның төрле почмакларыннан килгән студентларны берләштергән “Сабантуй” исемле кызыклы чара узды. “Җәйге университет” проектында катнашучылар татар бәйрәме рухына чумдылар, үзләренең милли биюләрен күрсәттеләр һәм команда уеннарында катнаштылар.

Бәйрәм мавыктыргыч ярыш белән башланып китте. Студентлар ике командага-егетләр һәм кызларга бүленде. Һәр коллективка татар милли биюен күрсәтергә кирәк иде. Шуннан соң студентлар үз халыкларының иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар үзбәк, кыргыз, абхаз һәм казах хореографиясеннән ләззәт алдылар.

«Без Татарстан мәдәнияте белән таныштык, шулай ук үзебезнең биюләребезне һәм традицияләребезне күрсәттек. Кечкенә генә Абхазия турында дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр белүе аеруча шәп”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Абхазиядән Милена Депелян.

Кичәнең кульминациясе спорт ярышлары булды. Кунаклар энтузиазм белән уеннарга кушылдылар, көч, җитезлек һәм команда рухы күрсәттеләр.

«Беренче турда без оттырдык, ә икенчесендә – җиңдек. Бездә шулай ук спорт клубында шундый чаралар уза, без иптәшләребез белән уйныйбыз», – дип сөйләде Үзбәкстаннан Бобуржон Мостафоев.

Чара Казан федераль университеты тарафыннан РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоүзәк» ФГАНУ ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Шулай ук “җәйге университет” катнашучылары вузның яшьләр сәясәте белән танышты.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова