Казан университетында максатчан укыту турында сөйләделәр

Кайбер юнәлешләрдә максатчан урынга конкурс гомуми конкурс кысаларындагыга караганда күпкә югарырак.

Казан федераль университетында кабул итү комиссиясендә кызу урак өсте. Комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Бибик максатчан укыту механизмнарын шул исәптән абитуриентка эш бирүченең гаризасын табу һәм укырга кергәннән соң килешү төзү турында аңлатты.

Белгеч әйтүенчә, хәзерге максатчан укыту системасы эш бирүчегә йөз тотып төзелә.

“Целевик булу өчен, башта эш бирүче кадрлар ихтыяҗы турында белдерергә тиеш. Узган ел эшчеләр таләп ителә торган компанияләр һәм оешмалар исемлеге урнаштырылган иде. Алар шул исәптән Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә дә килештерелде һәм квота расланды”, – дип аңлатты җаваплы секретарь.

Кабул итү кампаниясен эшләтеп җибәрү вакытыннан – 20 июньнән – максатчан укытуга дәгъва кылучыларның барлык заказ бирүче оешмалардан тәкъдимнәргә кушылу мөмкинлеге барлыкка килде. Дәүләт хезмәтләре порталында махсус блок урнаштырылган. Система кулланучыдан максатчан урынга конкурста катнашу теләге турында сорый. Уңай җавап абитуриент алдында конкурс төркемнәрен ача, анда ул үзе өчен иң кызыклы вариантны сайлый ала.

“Кабул итү кампаниясе этабында абитуриент, мәсәлән, “ТАИФ” үзенә целевик – “Икътисад” юнәлеше буенча Идарә, икътисад һәм финанс институтын тәмамлаучы кирәк дигән тәкъдим урнаштырган икәнен күрә. Абитуриент бу гаризаны тутыра ала. Әйтик, “Таиф”тан тәкъдим – бер урын, ә аңа 100 кеше дәгъва кылырга мөмкин, һәм ул вакытта конкурс бер урынга 100 кеше тәшкил итәчәк”, – дип аңлатты Александр Бибик.

Эксперт әйтүенчә, узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кайбер тәкъдимнәрдә конкурс гомуми конкурс кысаларындагыга караганда күпкә югарырак.

“Мәсәлән, “юриспруденция” тәкъдименә бер урынга 120 кеше дәгъва кылса, шул ук вакытта гомуми конкурста 1 урынга якынча 80 кеше булган”, – дип сөйләде җаваплы сәркатип.

Университет буенча уртача алганда, максатчан кабул итүгә бюджет урыннарының гомуми санының якынча 10 проценты туры килә.

“Предприятиеләрдән заявкалар саны буенча лидерлар арасында инженер белгечлекләре, педагогик профиль, шулай ук дәвалау эше, медицина биохимиясе һәм биология. Мәсәлән, Экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институтында хәзерге вакытта гомуми конкурска ноль урын куелган, алар барысы да максатчан, аерым яки махсус квоталарга бүленгән”, – дип хәбәр итте А. Бибик.

Җаваплы сәркатип билгеләп үткәнчә, 3 августта басылачак “нуленче боерык”та приоритет кабул итү кысаларында файдаланылмаган урыннар гомуми конкурска яңадан бүленәчәк.

Абитуриентларның укырга кергәнче килешү төземәвен ачыкларга кирәк.

“Абитуриентлар ирекле урнаштырылган тәкъдимгә җавап бирергә мөмкин. Алар „Работа в России“ порталында урнаштырылган. Шулай ук мәгълүмат „Поступление в вуз онлайн“  порталында һәм бердәм дәүләт хезмәтләре порталында бар. Эш бирүче белән танышырга, эш урынын, хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру вакытын, социаль ярдәм шартларын, шулай ук таләпләрне карарга мөмкин. Шуннан соң абитуриент үзе өчен карар кабул итә, целевик булырга телиме яки юкмы”, – дип сүзен йомгаклады кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУның матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Авторы: Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Исламия Баянова