«Ватан» патриотик вокал-хореографик ансамбле

Эш юнәлеше: эстрада, академик һәм халык вокалы, классик һәм заман хореографиясе, оркестр

Катнашучылар саны: 48

Укытучы, сәнгать җитәкчесе: Вавилин Михаил Владимир улы, ике тапкыр РФ Президентының талантлы яшьләрне үстерү Премиясе лауреаты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Казан дәүләт университеты һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, «Патриот России» медале белән бүләкләнгән.

Тарих: «Ватан» патриотик ансамбле Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан федераль  университетының уртак проекты, ул 2016 елда КФУның Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр, һәм физкультура-спорт тәрбиясен үстерү  Департаменты ярдәме белән оештырылган.

«Ватан» патриотик ансамбле иҗат коллективы музыка, шигърият һәм бию сәнгате аша яшьләрдә хәрби бурычка дөрес караш тәрбияләү, Туган илне ярату хисләре тәрбияләү максаты белән оешкан. Аның яшь буынга патриотик тәрбия бирү, югары әхлак сыйфатлары һәм эстетик зәвык тәрбияләүдә дә әһәмияте зур.

«Ватан» ансамбле репертуарында патриотик юнәлештәге 100 дән артык музыкаль композиция бар, шуларның уннан артыгы автор композицияләре. Ансамбльнең Казан гарнизоны хәрби оркестры, ТР ЭЭМ оркестры, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең «Tatarica» оркестры белән дә чыгыш ясаганы бар.

2017 нче елда ансамбль Казанда Бөтенроссия күләмендә үткән «Үлемсез полк» акциясен Максим Дунаевский гимны белән ачты. Әлеге акция кысаларында 2017 нче елның 9 нчы маенда Ансамбль 3 концерт күрсәтте. Программада татар һәм рус телләрендә  сугыш чоры җырларын да эченә алган егермедән артык композиция күрсәтелде. Ансамбльнеңчыгышын барлыгы 160 меңнән артык кеше тыңлады.

2016 нчы елда, ансамбль «Туган иилем – минем Россиям» Бөтенроссия проектының ябылу тантанасында РФ Думасы депутатлары каршында патриотик композиция күрсәтте һәм «Проектның иң яхшы гимны» номинациясендә җиңү яулады.

2017 нче елда Җиңү көне уңаеннан ансамбль солистлары Универсиада Авылында «Үткән елларның тере хатирәсе» дип аталган чарада, шулай ук «Җиңүнең Студентлар маршы» акциясендә һәм «Җырчы Казан» проектында катнаштылар.

2017 елның 14 маенда Гаилә көне уңаеннан Ансамбль Балалр Хосписына ярдәм итү максатыннан «Нык гаилә» федераль партия проекты кысаларында уздырылган «Әкият- гаилә территориясе» хәйрия концерт-ярминкәсендә катнаштылар.

2017 елның 25 маенда  «Ватан» ансамбле Яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү Республика Үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылучылар каршында патриотик программа белән чыгыш ясады.

2017 елның маенда «Ватан» ансамбле Вконтакте социаль челтәрендә «Чик сакчысы Гимны»дип аталган яңа музыкаль композициясен тәкъдир итте.

2017 елның1 июнендә ансамбль «Гринландия – 2017» дип аталган патриотик автор җырларының Бөтенорәсәй конкурсында җиңү яулады. Жюри рәисе СССРның Халык артисты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон булган әлеге конкурста Ансамбль  «Туган илем – минем Россиям» дип атлган авторлык композициясен күрсәтте.

Уңышлар, күрсәткечләр:

  • Бөтенроссия күләмендәге XXV «Гринландия» автор җырлары фестивалендә Иосиф Кобзонның Махсус бүләге;
  • РФ Дәүләт Думасыннда чыгыш ясау;
  • Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясендә гимн башкару;
  • Профессиональ композиторлар һәм продюсерлар белән бәйләнеш;
  • Татарстанның танылган оркестрлары белән чыгыш ясау

Контакт: magurt2015@mail.ru (барлык сораулар буенча), администратор  Регина Ахмадуллина 89093086435. Арт-директор: Георгий Орлов 89172841299