Хор «Созвучие»

Эш юнәлешехор

Катнашучылар саны: 50

Укытучы, җитәкче: Елена Александр кызы Дыганова, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар лауреаты, п.ф.к., КФУның Л.Толстой ис. ФҺМБИ ның музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы доценты.

Хормейстер: Надежда Велер кызы Шириева, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар лауреаты, с.ф.к., КФУның Л.Толстой ис. ФҺМБИ ның музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы өлкән укытучысы.

Концертмейстер: Екатерина Вячеслав кызы Коврикова, Бөтенроссия, Халыкара конкурслар лауреаты, п.ф.к., КФУның Л.Толстой ис. ФҺМБИ ның музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы доценты.

Тарих: Студентларның «Созвучие» дип исемләнгән җыелма хоры 2007 нче елда туплана. Хор коллективы соңгы елларда төрле масштабтагы 180 нән артык чарада хорда җырлауның югары үрнәген күрсәтеп чыгыш ясарга өлгерде.

«Созвучие» студентлар хоры коллективының репертуарында Татарстан, Россия һәм чит ил композиторларының хор өчен язылган иң яхшы әсәрләре, халык иҗаты әсәрләре бар.  Хор коллективы Казан шәһәрендәге төрле иҗади проектларда («Җырлый торган Казан» (2014, 2015)), КФУ үткәрелә торган төрле фәнни форумнар һәм конференцияләрне ачу тантанасында актив чыгыш ясый.

Уңышлар, күрсәткечләр:

  • «Планета талантов» Халыкара конкурс ( Мәскәү шәһәре (җиңүчеләр));
  • «Виктория» Халыкара конкурс (Казан шәһәре (Лауреатлар));
  • INTERNET MUSIC COMPETITION Халыкара музыкаль конкурс (Сербия (Җиңүчеләр))_;
  • Яшьләрнең Л.Ф. Панькина ис. Бөтенроссия күләмендәге вокал-хор коллективлары һәм дирижерлар фестивале (җиңүчеләр);
  • «Казанская хоровая универсиада» Бөтенроссия конкурсы, (Казан шәһәре (Лауреатлар));
  • «Жаворонок» ачык зональ фестиваль-конкурсы, (Чебоксар шәһәре (Җиңүчеләр));
  • С.А. Казачков исемендәге Казан хор ассамблеясы (лауреатлар);
  • «Милли хәзинә» Идел буе студентларының халык иҗаты фестивале (лауреатлар);
  • «Sounds of Christmas» Раштуа фестивале (лауреатлар);
  • «Безнең җырлар» автор музыкасы фестивале (лауреатлар);
  • С.В. Смоленский исемендәге хор музыкасы фестивале (лауреатлар);
  • Ел саен уздырылучы «Студент язы» фестивале (җиңүчеләр).

Контакт: dirigerdea@mail.ru, тел.: 89178544063