Татар халык хоры

Юнәлеше: хор

Кеше саны: 50

Укытучы, җитәкчесе: Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының хормейстеры.

Концертмейстер: Венера Харис кызы Бакиева.

Тарихы: Хор коллективы 1968 елдаоеша. Хор эшчәнлегенең төп максаты булып яшьләр арасында милли музыканы тарату һәм таныту тора. Коллектив Татарстан Республикасының күп авыл-шәһәрләрендә, шулай ук Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Әстерхан,  Уфа, Санкт-Петербург шәһәрләрендә чыгышлар ясый. 1976 елда хор «Халык коллективы» исемен яулый. Хор коллективын студентлар, магистрантлар, аспирантлардан тыш, Казан университетын тәмамлаган, бүгенге көндә төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар тәшкил итә. Хор репертуарында татар композиторларының иҗат җимешләре, халык койләре, классик һәм заманча көйләр бар. Ирнис Рәхимуллин хор составында «Хәят» триосы, «Былбыл» ансамбле, октет оештыра. Татар халык хоры «Милли хәзинә», «Ягымлы яз», «Ватан», «Илхам» һ.б. конкурс- фестивальләрдә даими катнашып килә.

Уңышлары, казанышлары:

  • РСФСРның халык коллективы (Казан, 1976);
  • С.В. Смоленский исемендәге студент хорлары фестивалендә Казан хор универсиадасы (2007, 2008, 2009– лауреат, 2010, 2011 – лауреат һәм махсус диплом);
  • «Ягымлы яз-2013» фестивале (диплом);
  • «Ватан-2013» фестивале (диплом);
  • Бөтенроссия хор фестиваленең региональ этабы(3 дәрәҗә диплом);
  • «Ягымлы яз-2014» фестивале (диплом);
  • «Милли хәзинә-2014» (1дәрәҗә диплом);
  • Татарстанның студент хорлары фестивале -2015 (лауреат);
  • «Җиңү җырлары-2015» дип исемләнгән студент хорлары фестивале (диплом);
  • I ачык хор фестивале «Илhам -2015» (катнашучы).

Бәйләнешкә керү өчен контакт: Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин,

тел.: 89050257894.