«Irinestudio» иҗат остаханәсе

Юнәлеше: эстрада вокал юнәлеше,музыкаль спектакль, шоу-программа.

Кеше саны: 100

Укытучы, җитәкчесе: Ирина Владимир кызы Шипшова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тарихы: Иҗат остаханәсе Казан университетында моннан 2 дистә еллап элек барлыкка килә. «Айрин-Студио» бүгенге көндә республика күләмендә киң танылу алды. Шәһәрнең мәртәбәле сәхнәләрендә 3 концерт, берничә мюзикл («Оливер») һ.б. чыгышлар уңышлы үтте.  «Irinestudio» иҗат остаханәсе чыгышлары даими рәвештә «Татарстан», «Эфир», «СТС» телеканалларыннан,  «Европа+ радиосы», «Идел» радиосы һ.б. яңгырап тора. «Туган Казаным», «Камыш», «Жаным» җырлары, автор-башкаручылар тарафыннан башкарылып, уңыш казана.

Уңышлары, казанышлары:

  • Республика күләмендәге «Джаз тамчысы» дип исемләнгән конкурс 2000, 2002, 2004, 2006 – лауреатлар);
  • «Россия студентларязы-1998-2015» фестивале (лауреатлар);
  • «Ягымлы яз-2002» фестивале (җиңүчеләр);
  • Мәскәүдә үткәрелгән «Сәләтле балалар-2002» форумы (җиңүчеләр);
  • Мисырда, Шарм-Әл-Шәйхта үткәрелгән «Кызыл диңгез мәрҗәннәре – 2002» Халыкара конкурсы (1 урын һәм «Славян базары» конкурсына махсус чакыру).
  • Республика күләмендәге «Студентлар язы-2015» фестивале (2 дәрәҗә диплом);
  • «Студентлар язы-2013, 2015» фестивале (1 дәрәҗә лауреатлар);
  • «Студентлар язы- 2015» фестивале («Елның иң иҗади студент коллективы» номинациясендә лауреат);
  • «Студентлар язы- 2016, 2017» фестивале» (1 дәрәҗә лауреатлар);
  • Республика күләмендәге «Студентлар язы – 2016, 2017» фестивале (лауреатлар).

Бәйләнешкә керү өчен контакт: iren-studiosi@mail.ru, https://vk.com/id35074465, https://vk.com/irenstudio