«Сәлам» фольклор ансамбле

Юнәлеше: татар эстрада җыры (вокал), халык җыры (вокал)

Кеше саны: 7-10

Укытучы, җитәкчесе: Лидия Алексей кызы Әхмәтова, Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының музыка сәнгате һәм хореография кафедрасы профессоры.

Тарихы: «Сәлам» фольклор ансамбле 2006 елда Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының музыка сәнгате һәм хореография кафедрасында оеша. Ансамбльнең репертуарында татар халык җырлары, Идел буе халыкларының җырлары бар. Коллектив КФУда, шәһәрдә, республика күләмендә үткәрелә торган чараларда, 2013 елда XXVII Бөтендөнья күләмендәге җәйге Универсиадада катнаша.

Уңышлары, казанышлары:

  • «Татар моны» дип исемләнгән Халыкара яшь башкаручылар конкурсы (лауреат);
  • Халыкара «Жиде Йолдыз» фестивале (лауреат);
  • Төркиядәге Әнкара шәһәрендә үткәрелгән фольклор ансамбльләре Халыкара фестивале (лауреат);
  • Төркиядәге Әнкара шәһәрендә үткәрелгән «Дельфий уеннары» Халыкара конкурсы (лауреат);
  • Л.Ф. Панькина исемендәге вокал-хор коллективлары конкурсы (лауреат);
  • «Милли хәзинә» фестивале (лауреат);
  • Республика күләмендәге «Ел студенты-2014» («Елның иң иҗади студент коллективы»)
  • «Студентлар язы» фестивале» (лауреат);

Бәйләнешкә керү өчен контакт: Лидия Алексей кызы Әхмәтова,

тел.: 89600507862, lidiya.ahmetova@yandex.ru.