«Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты» хоры

Эш юнәлешехор

Катнашучылар саны: 25

Укытучы, җитәкче: Виктория Андрей кызы Савина, И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты.

Тарих 2013 нче елда Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты активында институтның үз хорын оештыру теләге барлыкка килә. Ул вакытта коллектив 12 кешедән тора. Хорның иң беренче истә калырлык чыгышы Lady Gagaның битбокс аккомпанементына башкарылган Theedgeof Glory» җыры була. «Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты» хоры бик популярлашып китә.Башка институтларда укучы студентлар да бу коллетивта чыгыш ясарга телиләр. Коллектив университет күләмендә генә түгел, шәһәр һәм республика күләмендә дә таныла бара. «Студент язы-2015» фестивалендә хорда катнашучылар саны 40 ка җитә. Коллективның төп үзенчәлеге шунда – мондагы һәр репетиция билгеле бер тәртипкә салынган эш кенә түгел, алар гаилә атмосферасында уза. Коллектив бик тату, дус яши. Хор коллективы эшчәнлеге көннән-көн камилләшә, проект үсә һәм тагын да кызыклырак була бара. 2013-2016 нчы елларда хор белән «Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты» студенты, музыкант Эльнар Байназаров җитәкчелек итә. Хәзер исә, бер елга якын хорны «BRIDGE» вокал коллетивы башкаручысы Виктория Савина җитәкли. Коллективның исеме «ХМТһКӨИ» дип үзгәртелә. Хорның һәр чыгышы алдагыларыннан бик нык аерылып тора. Бу- танылган  «Umbrella» да, шулай ук рус эстрадасыннан автор эшкәртүендәге попурри да, һәм тагын бик күп кызыклы, кайчакта бөтенләй хыялый идеяләр. Мәңгелек эксперимент һәм анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта бару бик күңелле күренеш. «Беренче курста студнтлары көне – 2016» фестивалендә катнашучылар саны 35 кә җитте. Билгеле, сыйфатлы музыкаль эш башкару өчен бик күп көч һәм сабырлык кирәк. Без шуңа омтылабыз да. Сезне дә шушы хыялый музыка һәм хыялый кешеләр дөньясына кушылырга чакырабыз.

Уңышлар, күрсәткечләр:

  • «Беренче курс студенты көне-2013» Казан югаы уку йортлары арасындагы фестиваль ( «Вокал коллективы» номинациясендә 2 урын);
  • Инглиз җыры фестивале КФУ-2014 («Конкурсның иң яхшы коллективы»);
  • 2015 нче елда Бөтенроссия күләмендәге хор фестиваленең Республика этабы (Дипломантлар);
  • Һәр елны уздырылучы «КФУ да Беренче курс студенты көне -2015» фестивале («Хор» номинациясендә 1 урын);
  • Һәр елны уздырылучы «Студент язы – 2015» фестивале («Иң яхшы хор» номинациясендә 2 урын);
  • Һәр елны уздырылучы «Беренче курс студенты көне – 2016» («Күп тавышка җырлау» номинациясендә 1 урын);
  • Һәр елны уздырылучы «Студент язы – 2017» фестивале(«Эстрада вокалы (хор)» номинациясендә 1 урын)

Контакт: https://vk.com/sasha_vasilev