Җинаять тикшерү процессы һәм криминалистика кафедрасы

Җинаять тикшерү процессы һәм криминалистика кафедрасы 1967 елда, профессор А.Т. Бажанов җитәкчелек иткән җинаять хокукы һәм тикшерү процессы кафедрасы үзгәртеп корылганнан соң барлыкка килә.

2015 елдан кафедраның мөдире – юридик фәннәр кандидаты, доцент И.О. Антонов.

Хәзерге вакытта кафедрада профессорлардан А.Ю. Епихин, Н.Г. Муратова, доцентлардан И.О. Антонов, Н.И. Гәзетдинов, М.Е. Клюкова, П.Н. Мазуренко, А.В. Мишин, Р.Р. Рәхмәтуллин, В.И. Романов, А.Н. Шалимов, М.М. Шәмсетдинов һәм ассистент А.Ю. Верин эшли.  Кафедрада, шулай ук, Татарстан Республикасының гарнизон сугыш суды рәисе, юридик фәннәр кандидаты, доцент Э.Е. Сафонов хезмәт итә.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше – “Шәхес иреген һәм хокукын, җинаять буенча суд эшләренең нәтиҗәлелеген тәэмин итүче процессуаль, криминаль һәм прокурор күзәтүе кебек чаралар”. Бу фәнни юнәлеш кысаларында бүгенге көндә 7 мөгаллим докторлык диссертацияләрен язалар, аспирантлар кандидатлык диссертацияләре яклыйлар.

Кафедра гомуми белгечлеккә караган төп һәм махсус фәннәр буенча түбәндәге дәресләр үткәрә:

  • җинаять процессы;
  • криминалистика;
  • прокурор күзәтүе;
  • юридик психология;
  • хокук саклау органнары;
  • дәлилләү теориясе;
  • Россия Федерациясендә адвокатлык эше;
  • утырышчылар суды;
  • суд экспертизасы;
  • криминаль тактика проблемалары һ.б.

Кафедра юридик югары белем бирү йортлары һәм РФ һәм ТР хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итә, РФ һәм ТР закон проектларына экспертиза ясый һәм бәяләмә бирә. Фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә кафедра мөгаллимнәре хокук саклау һәм закон чыгару органнарына информацион хатлар, методик киңәшләр җибәрәләр.

Кафедрада берничә фәнни түгәрәк эшли:

  • җинаять процессы (җитәкчесе – доцент М.Е. Клюкова);
  • хокук саклау органнары: «Суд һәм гадел хөкем» (җитәкчеләре – доцент Н.И. Гәзетдинов, доцент М.М. Шәмсетдинов);
  • прокурор күзәтүе (җитәкчесе – профессор А.Ю. Епихин);
  • криминалистика һәм юридик психология: «Криминалистика һәм юридик психологиянең актуаль мәсәләләре» (җитәкчеләре – доцент В.И. Романов, доцент И.О. Антонов).

Кафедрага заманча техник корылмалар, стендлар, компьютерлар белән җиһазландырылган криминалистик лаборатория карый. Әлеге лабораториягә криминаль техника, криминаль тактика һәм аерым төр җинаятьләрне өйрәнү методикасы кабинетлары керә. Лаборатория хезмәткәрләре Э.А. Андреев, А.Ю. Верин, Д.Л. Маликов, А.Ф. Мирсәев, лаборатория мөдире И.Ф. Сафин җитәкчелегендә, криминалистика буенча компьютер уеннары, укыту фильмнары чыгару белән шөгыльләнәләр.

Кафедра мөгаллимнәре Татарстан Руспубликасы хөкемдарларының, адвокатларының, тикшерүчеләренең һәм прокуратура органнары эшчеләренең квалификациясен үстерү курсларын алып баралар.