Экология, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы

Гражданлык хокукы һәм процессы кафедрасыннан гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы аерылып чыга, соңрак ул, КДУ Гыйльми советының 2005 елның 30 ноябрь Карары нигезендә, экология, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы дип атала башлый.

Бүгенге көндә кафедрада 25 мөгаллим, шулар арасында 4 фәннәр докторы һәм 15 фәннәр кадидаты эшли.

Экология, хезмәт хокукы һәм гражданлык процессы кафедрасы түбәндәге фәннәр буенча белем бирә:

– арбитраж процессы;

– гражданлык процессы;

– җир хокукы;

– иҗтимагый тәэмин ителү хокукы;

– хезмәт хокукы;

– экологик хокук.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты.

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты үз эшен 2013 елның 1 ноябереннән башлап җибәрә. Ә институтның тарихы Казан император университеты барлыкка килгән чордан бирле, 1804 елдан ук исәпләнә.

Институт директоры – Хәйретдинов Рамил Равил улы.

Бүгенге көндә Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Казан федераль университетының икътисад өлкәсенең төрле такрмаклары өчен белгечләр әзерләүче элитар, уңышлы, инновацион мәгариф һәм фән үзәкләренең берсе булып тора.

Белем бирү дәрәҗәсе югары булуы, нигезле фәнни әзерлек, актив тикшерүнү эшләре, халыкара танылу, чит телләрне төпле өйрәнү –  болараның барсы белән дә горурлана институтыбыз. Институтның төп максатларының берсе –  үз һөнәрендә уңышка ирешерлек, иҗади шәхес тәрбияләү. Безнең институтны тәмамлаучы студентлар хакимият һәм идарә органнарында, җирле үзидарә органнарында, танылган компанияләрнең халыкара бүлекләрендә алдынгы урыннарны алалар, халыкара оешмаларда,  Россия Федерациясенең чит ил эшләре министырлыгында, икътисад һәм  фәннең төрле өлкәләрендә хезмәт итәләр.

Болар барсы да – интитутның югары  абруен билгеләүче төп факторлар.

Безнең институтыбызда 3 меңнән артык студент белем ала, алар арасында 24 илдән килгән 300 чит ил гражданы бар.  Фәнни һәм белем бирү эшчәнлеген югары дәрәҗәле галимнәр алып бара, алар арасында җитмешкә  якын фәннәр докторы һәм кандидаты бар.

Институтта алдагы юнәлешләр буенча бакалаврлар әзерләнә: халыкара мөнәсәбәтләр, чит ил төбәкләрен өйрәнү, көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика, лингвистика, тарих, табигый мирасларның антропологиясе һәм этнологиясе, туризм, культурология, музеология, табигый һәм мәдәни мирасны саклау, һәм ике профилле педагогик белем бирү.  Шулай ук магистерлык программасына әзерләү юнәлешләре дә бар: халыкара мөнәсәбәтләр, антропология һәм этнология, сәнгать тарихы, лингвистика, туризм, чит ил төбәкләрен өйрәнү.

Һәр юнәлештә диярлек ике яисә аннан күбрәк тел укытыла: инглиз, алман, француз, итальян, испан, төрек, гарәп, фарсы, кытай, япон, корея, һинди, суахили,  африканас,  шулай ук иске славян, иске татар һәм иске госманлы, латин, борынгы грек һәм башка телләр. Институт Халыкара һәм Россянең фән һәм мәгариф үзәкләре белән дә хезмәттәшлек алып бара. Компетенциялләр үстерү үзәге “UNIVERSUM+”, күптөрле ауропа һәм көнчыгыш телләрен өйрәнүгә юнәлтелгән мәдәни программалар студентларда тел компетенциясенең югары дәрәҗәдә булуын һәм аларның профессиональ яктан үсешләрен тәэмин итәләр.

Институт структарасында 3 бүлек, фән һәм белем бирү бүлеге, археологик һәм этнографик музейлар, ТР Алексеевск районының Биләр авылында урнашкан  практика базасы, фән-мәгариф үзәкләре, фәнни- тикшеренү лабораторияләре, илләр өйрәнә торган мәдәни үзәкләр бар.