Гражданлык хокукы кафедрасы

1804 елның Уставы буенча гражданлык хокукы, җинаять хокукы һәм Россия империясенең хөкем эшләрен башкару кафедрасы оештырыла. Аның нигезендә алга таба, 2005 елда, шул елның 30 ноябрендә чыккан 202-О номерлы ректор Боерыгы буенча, гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы булдырыла. Беренче көннәрдән алып кафедра белән М.Ю. Челышев җитәкчелек итә. Ул 2009 елда «Гражданлык хокукының тармакара элемтәләре системасы: цивилистик тикшерү» темасына докторлык диссертациясе яклый, 2010 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә. Ләкин М.Ю. Челешыв фаҗигале рәвештә һәлак була, нәтиҗәдә 2013 елның 1 сентябреннән 2015 елның 31 декабренә кадәр кафедра мөдире вазивасын башкару юридик фәннәр кандидаты, доцент К.М. Арслановка тапшырыла. 2016 елның 1 гыйнварыннан ул, Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының 24.12.2015 елгы карары нигезендә, юридик факультетның гражданлык һәм эшмәкәрлек кафедрасы мөдире итеп сайлана.

2016 елның 1 сентябреннән гражданлык һәм эшмәкәрлек кафедрасыннан, Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының 2016 елның 30 май Карары нигезендә, КФУ ректорының 28.06.2016 елгы Боерыгы буенча, эшмәкәрлек һәм энергетика хокукы кафедрасы аерылып чыга.

Хәзерге вакытта исә кафедрада 22 мөгаллим, шуларның 16сы – юридик фәннәр кандидаты, укыту-методик эшчәнлек буенча 3 белгеч эшли.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше – милли иминлекне тәэмин итү максатыннан милеккә кагылышлы һәм милеккә кагылышы булмаган мөнәсәбәтләрне гражданлык-хокукый һәм башка тармаклар буенча көйләү эшен теоретик һәм гамәли яктан өйрәнү.

Кафедра 12.00.03 – гражданлык хокукы, эшмәкәрлек хокукы, гаилә хокукы, халыкара шәхси хокук белгечлеге буенча аспирантлар һәм фәнни дәрәҗә алырга теләүчеләрне әзерли.

Кафедрада түбәндәге түгәрәкләр һәм фәнни-тикшеренү төркемнәре эшли:

  • гражданлык хокукы түгәрәге (җитәкчесе – ассистент А.И.Хабиров), әлеге түгәрәк “КФУның юридик факультетында студентларның 2016-2017 елгы иң яхшы фәнни түгәрәге” номинациясендә Юридик факультет дипломы белән бүләкләнгән!
  • гаилә хокукы түгәрәге (җитәкчесе – юридик фәннәр кандидаты, доцент О.Н.Низамиева);
  • медицина хокукы түгәрәге (җитәкчесе – юридик фәннәр кандидаты, доцент К.В.Егоров);
  • ислам буенча хосусый хокукны өйрәнүче фәнни-тикшеренү төркеме (җитәкчесе – юридик фәннәр кандидаты, доцент И.И.Салихов).