Хокук өйрәтү методикасы һәм теориясе кафедрасы

Хокук өйрәтү методикасы һәм теориясе кафедрасы КФУ ректорының 2011 елның 20 сентябрь Боерыгы нигезендә юридик факультет составына кертелә.

Кафедрада 15 мөгаллим эшли: 1 фәннәр докторы – профессор, 6 фәннәр кандидаты – доцентлар, 5 өлкән мөгаллим, 3 ассистент, шулай ук 1 техник һәм 1 лаборант.

Кафедра түбәндәге курслар буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәрә:

  • хокук өйрәтү теориясе һәм методикасы;
  • белем бирү хокукы;
  • ювеналь хокук;
  • мәгърифәт һәм педагогик фикер тарихы;
  • хокукый белем һәм тәрбия бирү теориясе һәм методикасы;
  • хокукый белем бирү нәтиҗәләренә бәя бирә торган яңа чаралар
  • теоретик (юридик) педагогика;
  • гамәли педагогика;
  • психология (гомуми, яшь психологиясе, педагогик, ижтимагый);
  • юридик психология;
  • махсус педагогика һәм психология нигезләре.

Моннан тыш, түбәндәге махсус курслар укыла:

  • педагогик һәм юридик антропология;
  • мәктәпкәчә белем бирүне хокукый көйләү;
  • гомум белем бирүне хокукый көйләү;
  • урта һәм профессиональ белемне хокукый көйләү;
  • югары белемне хокукый көйләү;
  • өстәмә профессиональ белем өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү;
  • казна, бюджет, автоном белем бирү оешмаларының эшчәнлеген хокукый көйләү;
  • мәгърифәт менеджменты;
  • мәгърифәт маркетингы;
  • мәгърифәт икътисады.

Аспирантлар һәм фәнни дәрәҗә алырга теләүчеләр белән педагогика фәннәре докторы, профессор Е.М. Ибраһимова һәм тарих фәннәре кандидаты, доцент Л.М. Свердлова җитәкчелек итәләр.

Кафедраның фәнни юнәлеше:

«Хокук бакалаврының шәхси үзидарәсе теориясе һәм практикасы: тулы хокуклы һәм технологик якын килү»

Кафедрада түбәндәге фәнни түгәрәкләр эшли:

  • мәгърифәт хокукы (җитәкчесе – профессор Е.М. Ибраһимова);
  • ювеналь хокук (җитәкчесе – доцент Д.К.Амирова);
  • хокук укыту теориясе һәм методикасы (җитәкчесе – доцент Л.М. Свердлова);
  • хокук укытучысының шәхес психологиясе (җитәкчесе – доцент Ф.М. Юсупов);
  • наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинага кагылышы булмаган максатларда куллануга каршы торуның хокукый нигезләре һәм аларның законлы булмаган әйләнеше белән көрәш (җитәкчесе – өлкән мөгаллим Л.Ю. Чумаков).