Эшмәкәрлек һәм энергетика хокукы кафедрасы

Юридик факультетның эшмәкәрлек һәм энергетика хокукы кафедрасы, Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының 30.05.2016 елгы (2 номерлы протокол) карары нигезендә, КФУ ректорының 28.06.2016 елгы боерыгы буенча, 2016 елның 1 сентябрендә оештырыла.

Кафедрада 2 профессор – юридик фәннәр докторлары, 9 доцент – фән кандидатлары һәм 5 ассистент, шулар арасында 1 фәннәр кандидаты эшли.

Кафедра эшмәкәрлек хокукы, энергетика хокукы, интеллектуаль милек хокукы, күмәк хуҗалык хокукы, конкурентлык хокукы, сәүдә хокукы, банк хокукы, иминләштерү хокукы, шәһәр төзү хокукы, спорт хокукы кебек фәннәрнәрне үстерүгә юнәлтелгән.

Кафедра 12.00.03 – гражданлык хокукы, эшмәкәрлек хокукы, гаилә хокукы, халыкара шәхси хокук белгечлеге буенча аспирантлар һәм фәнни дәрәҗә алырга теләүчеләрне, “Эшмәкәрлекне хокукый алып бару” программасы буенча магистрларны (2016 елдан) әзерли.