Җинаять хокукы кафедрасы

Хәзерге вакытта кафедрада 21 мөгаллим, шуларның 5 се – юридик фәннәр докторы, 10 сы – юридик фәннәр кандидаты һәм укыту-методик эшчәнлек буенча 2 белгеч эшли.

Фәнни эзләнүләр тематикасы КФУ өстенлек биргән фәнни юнәлешләргә  туры килә.

Кафедраның төп фәнни юнәлеше: “Кеше, җәмгыять һәм дәүләт иминиятен тәэмин итүче җинаять хокукы, җинаять башкару хокукы һәм криминологиягә караган чаралар”.

Өстәмә фәнни юнәлеш: “Халык сәламәтлеген арттыру эшен җинаять хокукы белән бәйләп алып бару”.

Кафедра 12.00.08 – җинаять хокукы һәм криминология, җинаять башкару хокукы белгечлеге буенча аспирантлар һәм фәнни дәрәҗә алырга теләүчеләрне әзерли.

Җинаять кафедрасында җинаять хокукы буенча – профессор Б.В. Сидоров, криминология буенча – профессор М.В. Талан, җинаять башкару хокукы буенча доцентлар Л.В. Бакулина һәм Р.Н. Халилова җитәкчелегендә фәнни түгәрәкләр эшли.