Хокук өйрәтү методикасы һәм теориясе кафедрасы КФУ ректорының 2011 елның 20 сентябрь Боерыгы нигезендә юридик факультет составына кертелә.
Кафедрада 15 мөгаллим эшли: 1 фәннәр докторы – профессор, 6 фәннәр кандидаты – доцентлар, 5 өлкән мөгаллим, 3 ассистент, шулай ук 1 техник һәм 1 лаборант.
Кафедра түбәндәге курслар буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәрә:
- хокук өйрәтү теориясе һәм методикасы;
- белем бирү хокукы;
- ювеналь хокук;
- мәгърифәт һәм педагогик фикер тарихы;
- хокукый белем һәм тәрбия бирү теориясе һәм методикасы;
- хокукый белем бирү нәтиҗәләренә бәя бирә торган яңа чаралар
- теоретик (юридик) педагогика;
- гамәли педагогика;
- психология (гомуми, яшь психологиясе, педагогик, ижтимагый);
- юридик психология;
- махсус педагогика һәм психология нигезләре.
Моннан тыш, түбәндәге махсус курслар укыла:
- педагогик һәм юридик антропология;
- мәктәпкәчә белем бирүне хокукый көйләү;
- гомум белем бирүне хокукый көйләү;
- урта һәм профессиональ белемне хокукый көйләү;
- югары белемне хокукый көйләү;
- өстәмә профессиональ белем өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү;
- казна, бюджет, автоном белем бирү оешмаларының эшчәнлеген хокукый көйләү;
- мәгърифәт менеджменты;
- мәгърифәт маркетингы;
- мәгърифәт икътисады.
Аспирантлар һәм фәнни дәрәҗә алырга теләүчеләр белән педагогика фәннәре докторы, профессор Е.М. Ибраһимова һәм тарих фәннәре кандидаты, доцент Л.М. Свердлова җитәкчелек итәләр.
Кафедраның фәнни юнәлеше:
«Хокук бакалаврының шәхси үзидарәсе теориясе һәм практикасы: тулы хокуклы һәм технологик якын килү»
Кафедрада түбәндәге фәнни түгәрәкләр эшли:
- мәгърифәт хокукы (җитәкчесе – профессор Е.М. Ибраһимова);
- ювеналь хокук (җитәкчесе – доцент Д.К.Амирова);
- хокук укыту теориясе һәм методикасы (җитәкчесе – доцент Л.М. Свердлова);
- хокук укытучысының шәхес психологиясе (җитәкчесе – доцент Ф.М. Юсупов);
- наркотик һәм психотроп матдәләрне медицинага кагылышы булмаган максатларда куллануга каршы торуның хокукый нигезләре һәм аларның законлы булмаган әйләнеше белән көрәш (җитәкчесе – өлкән мөгаллим Л.Ю. Чумаков).