Халыкара хокук һәм Европа хокукы кафедрасы 2006 елны, конституцион һәм халыкара хокук кафедрасының бүленүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. 2011 елдан алып бүгенге көнгә кадәр кафедраны профессор, юридик фәннәр докторы А.И. Абдуллин җитәкли.
Бүгенге көндә кафедрада 5 профессор – юридик фәннәр докторлары, 9 доцент – юридик фәннәр кандидатлары, 1 ассистент – юридик фәннәр кандидаты һәм укыту-методик эшчәнлек буенча 2 белгеч эшли.
Кафедраның төп фәнни юнәлеш темасы:
“Суверенитет, милли куркынычсызлык һәм кеше хокукларын булдыруның халыкара-хокукый проблемалары”.
Кафедраның өстәмә фәнни юнәлеш темасы:
“Биомедицина һәм фармацевтика өлкәсендә кеше хокукларын халыкара-хокукый яклау”.
Халыкара хокук һәм Европа хокукы кафедрасы 1962 елда КДУның юридик факультетында оешкан конституцион һәм халыкара хокук кафедрасы (үз чиратында әлеге кафедра 1991 елга кадәр дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы, 1999 елга кадәр дәүләт хокукы һәм халыкара хокук кафедрасы дип аталган) нигезендә барлыкка килә. Кафедра белән төрле вакытларда С.Г. Батыев (соңрак ул ТАССРның Югары Советы Президиумы рәисе итеп сайлана), профессор Н.А. Волков, 1975 елдан 1991 елга кадәр юридик фәннәр докторы, профессор Д.И. Фельдман җитәкчелек итә. Д.И. Фельдманның фәнни һәм профессиональ эшчәнлеге, оештыру сәләте нәтиҗәсендә Казанда, рус һәм чит ил галимнәре арасында танылган халыкара хокук мәктәбе булдырыла.
Бүгенге көндә кафедрада Д.И. Фельдманның укучылары, аның эшен дәвам итүчеләр – Г.И. Курдюков (1991-2011 елларда кафедра мөдире булып тора), Р.М. Вәлиев, Л.Х. Мингазов, Г.Р. Шәйхетдинова, А.И. Абдуллин кебек юридик фәннәр докторлары, профессорлар эшли.
Кафедра халыкара-хокукый модуль кысаларында юриспруденция буенча белгечләр һәм бакалаврлар әзерләүдә катнаша, шулай ук “Халыкара хокук һәм Европа хокукы”, “Халыкара кеше хокукларын яклау” программалары буенча магистрлар әзерли.
Кафедрада берничә тапкыр төрле халыкара берләшмәләрдә (Берләшкән милләтләр оешмасы, Интеллектуаль шәхси милекнең дөньякүләм оешмасы, дөньякүләм сәүдә оешмасы, халыкара хезмәтне оештыру, Европа Советы), чит ил югары уку йортларында (Нью-Йорк, Фрибург, Лозан, Лёвен, Брюссель, Мадагаскар һ.б.) стажировка үткән мөгаллимнәр дә бар.
Кафедра доцентлары һәм профессорлары зур җәмгыять эшләре алып баралар, халыкара һәм россиякүләм берләшмәләрнең әгъзалары булып торалар, РФ һәм ТР дәүләт идарә әгъзаларының экспертлары рәвешендә чыгыш ясыйлар, шулай ук кайбер җәмгыять берләшмәләренең идарә органнары эшендә дә актив катнашалар.
Кафедрада дүрт фәнни түгәрәк эшли:
- халыкара җәмәгатьчелек хокукы буенча (җитәкчесе – профессор Г.И. Курдюков);
- халыкара шәхси хокук буенча (җитәкчесе – профессор Л.Х. Мингазов);
- халыкара гуманитар хокук буенча (җитәкчесе – доцент У.Ю. Маммадов);
- Европа хокукы буенча (җитәкчесе – доцент Р.Ш. Дәүләтгилдиев).
Кафедра студентлары төрле конкурсларда, дебатларда, модульләрдә актив катнаша.
Кафедра каршындагы үзәкләр:
- Кеше хокуклары, халыкара хокук һәм интеграция проблемалары буенча фәнни-укыту үзәге.
- Кеше хокуклары һәм демократия буенча ЮНЕСКО кафедрасы филиалы.