Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты Россиядә югары юридик белем бирүче уку йортлары арасында иң борынгыларының берсе булып санала.
1804 елда Александр I кул куйган Устав буенча, әхлакый-сәяси бүлек университет составына кертеләчәк дүрт бүлекнең берсе була. Ул вакытта бүлек үз эченә җиде кафедраны ала, шуларның өчесе хокук укыту белән бәйләнгән була:
– табигый, сәяси хокук һәм халык хокукы;
– гражданлык һәм җинаять хокукы, Россия империясенең хөкем эшләрен башкару;
– борынгы һәм хәзерге көндәге халыкларның күренекле кешеләре хокукы.
1919 елда, сәяси сәбәпләр нәтиҗәсендә, юридик факультет җәмгыять фәннәре факультетына әйләнә һәм 1922 елда эшләүдән туктый.
1928 елның октябрендә университетта совет төзелеше һәм хокукы факультеты оеша.
Иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр барышында 1931 елда факультет нигезендә совет төзелеше һәм совет хокукы институты барлыкка килә. 1936 елда ул Казан юридик институты исемен ала.
Юридик факультетның хәзерге тарихы, гадәттә, аның 1952 елда Казан университеты составында яңадан торгызылуы белән бәйләп карала.
Юридик факультетта данлыклы фәлсәфәчеләр һәм фикер ияләре, зур галимнәр һәм белгечләр белем ала. Мәсәлән, беренче студентлар арасында рус язучысы С.Т. Аксаков була. Юридик факультет студенты булган Лев Толстой, Монтескьеның “Дух законов”ы белән П. Екатеринаның “Наказ”ын чагыштырып, профессор Д.И. Мейер җитәкчелегендә курс эшен башкарып чыга. “Бу эш миңа акыл эшчәнлегенең яңа өлкәләрен ачарга булышты”, – дип искә алган бөек язучы.
1887 елда 17 яшьлек Владимир Ульянов та бу факультетка укырга керә, ләкин шул ук елның 4 декабрендә студентлар җыенында катнашуы һәм революцион чыгыш ясавы өчен университеттан куыла.
Казанда юридик белем алган студентлар арасында алга таба атаклы дәүләт һәм җәмгыять эшлеклеләре, галимнәр, юристлар булып киткәннәре бик күп, мәсәлән, А.А. Пионтковский, В.В. Лазарев, Г.Ф. Шершеневич, П.С. Ромашкин һ.б.