Теоретик кибернетика кафедрасы

Математик кибернетика математик фән буларак Казан дәүләт университетында 1950 нче елдан үсеш ала. Беренче тикшеренүләр башында Казан математиклары Рәис Гата улы  Бохараев (1929-2009),  Ярослав Иванович Заботин (1930-2012), Альберт Валентинович Сульдин (1924-1996) тора.

Теоретик кибернетика кафедрасы 1970 нче елда ачыла, аны физика-математика фәннәре докторы, профессор Рәис Гата улы  Бохараев җитәкли. Ул математик кибернетиканың бер юнәлеше – автоматлар теориясенә нигез салучы буларак билгеле.

Соңгы ун елда кафедрада квант информатикасы өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып барыла. Квант информатикасы – дисциплинаара өлкә, ул квант механикасы, классик информация теориясе, шулай ук исәпләү һәм катлаулылык теорияләре белән кисешә. Безнең фәнни-тикшеренү төркеме автоматлар теориясе һәм катлаулы исәпләүләр теориясе өлкәсендә эшләп барлыкка килде, хәзер вакытта квант исәпләүләре һәм квант криптографиясе өлкәләрендә дә тикшеренүләр алып барыла.

Кафедра хезмәткәрләре программалаштыру, мәгълүмат базасы, дискерт математика, исәпләү теориясе, катлаулы саннар һәм информация саклау өлкәләре  буенча лекцияләр, семинарлар һәм гамәли дәресләр үткәрәләр.

Computer Science клуб

2014 нче елда  КТК җирлегендә КФУда Computer Science клубының Татарстан бүлеге оештырылды. Computer Science клуб (http://kzn.compsciclub.ru, https://vk.com/kazancsclub) ачык коммерцияле булмаган белем бирә торган берләшмә. Клуб Санкт-Петербургта РФАнең математика институтында 2007 нче елдан бирле эшли.

Клубның максаты – талантлы яшьләргә яңа перспективалы хәзерге заман IT-өлкәсендә алгоритмнар төзү һәм анализлауның соңгы казанышларын яктырткан, тик стандарт уку-укыту программаларына кермәгән, шунлыктан күпчелек укучыларга һәм студентларга таныш булмаган темалар буенча лекцияләр тыңларга мөмкинлек бирү. Шунысын да искәртү кирәк, информацион технологияләр һәм аларны куллану даирәсе шулкадәр зур тизлек белән үсә ки, югары уку йортлары, шул исәптән мәктәп программалары хәзерге заман шартларына ияләшергә өлгерә алмый.

Клуб кысаларында IT-өлкәсенең соңгы казанышларын яктырткан курслар укыла, семинарлар, тренинглар үткәрелә. Монда Россиянең күренекле һәм халыкара белгечләр актив эшли.