Программалаштыру технологияләре кафедрасы

Программалаштыру технологияләре кафедрасы 2012 нче елда оеша. Әлеге кафедраның барлыкка килүе программалаштыру технологияләре белгечләренә һәм программа белән тәэмин итү инженерларына (Software Engineering) ихтыяҗ туу белән аңлатыла. Бу өлкәдә эшләүче белгечләрнең аз булуы, Көнбатыш илләре университетларында һәм Россиянең күп кенә әйдәп баручы уку йортларында элеге белгечлек буенча кадрлар әзерли торган укыту үзәкләре ачылуга этәргеч була. Бу вакытта Казан университетында программа белән тәэмин итү инженериясе өлкәсендә белгечләр әзерләү алып барылмый, бары тик программалаштыру технологияләре буенча махсус курслар гына оештырыла. Беренчедән, программалаштыру технологияләре кафедрасын булдыру бу төр белгечләргә ихтыяҗ зур булу белән аңлатылса, икенчедән, бу компьютер технологиясе белгечләре әзерләү буенча Казан университетынның рейтингын һәм дәрәҗәсен күтәрү өчен эшләнә.  Программалаштыру технологияләре кафедрасы теоретик кибернетика кафедрасы хезмәткәрләренең бер өлешеннән оеша, соңнан аларга яшь белгечләр килеп кушыла.