Системалы анализ һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы

Системалы анализ һәм мәгълүмати  технологияләр кафедрасы Казан дәүләт университеты ректорының боерыгы белән 2006 нчы елның 1 нче гыйнварында оештырыла. Ул 21 нче гасырда җәмгыятьтә бара торган компьютерлаштыру һәм мәгълүматлаштыру процессларының массакүләм үсешенә җавап буларак ачыла.

Бүгенге көндә кафедрада 29 хезмәткәр, аларның 14е – фән докторлары һәм  фән кандидатлары.

Кафедра мөдире – техник фәннәр докторы, профессор Латыйпов Рөстәм Хафиз улы.Ул – “IEEE Test Technology Technical Council” әгъзасы, “Отказоустойчивость и диагностика в технике” ассоциациясе әгъзасы; “Canadian Journal of Pure and Applied Sciences”, “Казан университетының гыйльми язмалары: физика-математика фәннәре сериясе” (“Ученые записки Казанского университета. Серия физико-математические науки”) журналларында редколлегия әгъзасы;  КФУда докторлык диссертацияләрен яклау советы әгъзасы; А.М. Прохоров исемендәге инженер фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы.

Тарихы

Казан университетында мәгълүмати  технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр узган гасырның 50 нче елларында гамәли математика кафедрасында һәм алгебра кафедрасының математик анализ лабораториясендә үсеш ала. Фундаменталь тикшеренүләрдән тыш, практик эшләр дә алып барыла. А.В. Сульдин җитәкчелегендәге исәпләү үзәге һәм гамәли математика кафедрасы хезмәткәрләренең вакытны бүлү системасын булдыруы – аларның зур әһәмияткә ия казанышлары булып тора. 1978 нче елда Исәпләү математикасы һәм кибернетикасы факультеты ачылу – яңа тикшеренүләргә этәргеч булды. Факультетның гамәли математика һәм теоретик кибернетика кафедраларында түбәндәге юнәлешләр буенча фәнни тикшеренүләр алып барылды һәм хәзерге көндә дә алып барыла: ихтималлылык автоматлары, катлаулылык теориясе, гамәли математика логикасы, оптимальләштерү методлары, компьютер лингвистикасы, баш тарту ныклыгы һәм диагностика  ясау, информация саклау. 2005 нче елда “Мәгълүмати  технологияләр” белгечлеге буенча студентлар әзерли башлау факультет хезмәткәрләренең бер өлешен мәгълүмати  технологияләр буенча укыту-методик һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүгә этәрде. Системалы анализ һәм мәгълүмати  технологияләр кафедрасы шушы факультет нигезендә төзелде. Яңа кафедраның күпчелек хезмәткәрләре гамәли математика кафедрасында эшләгәннәр иде.

Кызыклы фактлар

Системалы анализ һәм мәгълүмати  технологияләр кафедрасы профессоры Игорь Васильевич Коннов РФ мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән математика өлкәсендә зур казанышларга ирешкән фән эшлеклеләре (федераль профессорлар) конкурсында җиңүче булды. И.В.Коннов өстәмә финанс ярдәме белән 2020 нче елга кадәр югары уку йортларында математиканы укыту буенча шәхси чаралар планын үтәячәк.

“Фундаменталь информатика һәм мәгълүмати  технологияләр” белгечлеге буенча  2015 нче елгы чыгарылыш студенты Камил Хисмәтуллин, 4 нче курста уку чорында ук, YouTube ның видеохостинг “движог”ында теләсә нинди роликны бетерергә мөмкинлек биргән кимчелекне эзләп таба. Табылган кимчелекне “Google”га хәбәр итеп, Камил бу компаниядән шактый саллы бүләк ала.

2015 нче елда “Фундаменталь информатика һәм мәгълүмати   технологияләр” белгечлеге буенча  укучы студентлар – Владимир Бутин һәм Рамис Ямилов спортны программалаштыру буенча 39 нчы дөнья чемпионатында катнашкан 128 команда арасында чыгыш ясадылар. Алар 39 ел дәвамында үткәрелгән чемпионатта Татарстаннан беренчеләр булып финалга чыктылар.