Мәгълүмати системалар кафедрасы

Мәгълүмати  системалар кафедрасы тамырлары белән ТДГПУда физика факультетында 1998 нче елда ачылган математика, информатика һәм аны укыту методикасы кафедрасына барып тоташа. Бу кафедра ул елларда математика һәм компьютер фәннәре буенча татар һәм рус  телләрендә студентлар әзерли. 2010 нчы елда ТР Фәннәр Академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты нигезендә мәгълүмати   системалар кафедрасы ачыла. Аның нигез салучысы һәм җитәкчесе – профессор, ТР ФА академигы, техник фәннәр докторы Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәтович. Мәгълүмати  системалар кафедрасының барлыкка килүе информатика һәм исәпләү техникасы өлкәсендә фәнни-җитештерү мәсьәләләрен чишә белердәй, дәүләт белән идарә итү, медицина, фән һәм мәгариф системасында эшли алырдай югары квалификацияле мәгълүмати  технологияләргә ия булган белгечләргә зур ихтыяҗ булу белән аңлатыла.

Кафедра барлыкка килгәч, берничә ай эчендә укытучылар укыту программалары төзеделәр һәм 230202.65 “Мәгарифтә мәгълүмати   технологияләр” (квалификация – инженер) белгечлеге буенча беренче грауппа студентларны укыту башланды. Бераздан “мәгълүмати  системалар һәм технологияләр” юнәлешләре буенча  бакалаврлар һәм магистрлар әзерләнә башлады.

Бу кафедра үзенең укыту эшчәнлеген ТР Фәннәр Академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты белән тыгыз элемтәдә алып бара, институтның фәнни хезмәткәрләре студентлар белән дәресләр үткәрәләр, ә студентлар фәнни эш белән шөгыльләнәләр, “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты базасында производство практикасы үтәләр. Моннан тыш кафедрада даими рәвештә “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты тарафыннан оештырылган семинарлар үтә. Фәнни-тикшеренү институтының хезмәткәрләре укыган фәннәр арасында бүгенге көндә алдынгы һәм актуаль булган “Компьютер лингвистикасы”, “Ясалма интеллект системалары”, “Интеллектуаль системалар һәм технологияләр” кебек фәннәр бар. Мәгълүмати  системалар кафедрасы студентлары ел саен ТР Фәннәр Академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институты базасында үткәрелгән халыкара конференцияләрдә һәм семинарларда катнашалар, докладлар белән чыгыш ясыйлар.

Кафедра хезмәткәрләре һәм студентлары Microsoft, ABBYY фирмалары белән берлектә төрле уртак эшләр башкаралар. MicroSoft фирмасының Мәскәү бюросы белән тыгыз элемтәдә торып, фирманың яңа продуктларын татарча  эшләнмәләр туплыйлар.

Бүгенге көндә ОС Windows XP, Windows Vista тупланган. Microsoft корпорациясенең турыдан-туры катнашында ICL фирмасы белән берлектә ТР Фәннәр Академиясенең “Гамәли семиотика” фәнни-тикшеренү институтында ОС Windows 7 туплана.

Windows 7 и Microsoft Ofiice-14 не туплау этаплары һәм күләме:

  • StyleGuide ясау;
  • Яңа терминнар туплау ~ 2000 (барлыгы 5000 артык термин);
  • Windows 7 интерфейс файлларын тәрҗемә итү ~ 300 000;
  • Office-14 интерфейс файлларын тәрҗемә итү ~ 400 000;
  • Office-14 ярдәм файлларын тәрҗемә итү ~ 25 000;
  • Тикшерү (тест) ~ хаталарны күрсәткән 400 000 скриншот.

ABBYY фирмасы белән берлектә «ABBYY Lingvo x3 татар  теле белән» сүзлегенең яңа версиясе эшләнде. Электрон сүзлектә 26 миллион тәрҗемә сүз бар, ул 12 дөнья телендә төзелгән, шул исәптән анда татар теле дә бар. Кафедра хезмәткәрләре «Tatar On-Line» дигән интернет-дәреслек төзүдә катнаштылар. Бу дәреслекнең өстенлеге шунда ки, ул индивидуаль режимда теләсә кайчан һәм теләсә кайда татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Кафедра 09.03.02 «Мәгълүмати  системалар һәм технологияләр», 230400.62 «Мәгълүмати  системалар һәм технологияләр» белгечлекләре буенча укыта. 09.04.02 «Мәгълүмати  системалар һәм технологияләр» юнәлеше буенча магистратура эшли, шулай ук аспирантура да бар. Кафедрада ике профессор, 3 фән докторы һәм 7 доцент, фәннәр кандидаты эшли.