Гамәли математика кафедрасы

Гамәли математика кафедрасы Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати  технологияләр институты бакалаврлары, магистрлары һәм аспирантларына гомуми һәм махсус фәннәр укытуны тәэмин итә, “Математик модельләштерү” юнәлеше буенча  белем бирә, математик модельләштерү һәм математик физика өлкәсендә фәнни тикшеренүләр алып бара.

20 нче гасырның 50 нче елларында СССРның эре предприятиеләрендә, фәнни оешмаларда һәм проект төзү оешмаларында илебездә эшләнгән ЭИМ барлыкка килә һәм халык хуҗалыкларына гамәли математика һәм исәпләү техникасы буенча белгечләр кирәк була. 1958 нче елның август аенда  Казан дәүләт университетында исәпләү математикасы кафедрасы (гамәли математика кафедрасының беренче исеме) ачыла, 1970 нче елда ул икегә – гамәли математика һәм теоретик кибернетика бүлекчәләренә аерыла. Кафедраның беренче җитәкчесе итеп В.Я.Булыгин билгеләнә, 1963-1991 нче елларда кафедраны А.В. Сульдин, 1991-2007 нче елларда Н.К.Замов җитәкли, 2007 нче елның июненнән гамәли математика кафедрасы җитәкчесе – Н.Б.Плещинский.

Гамәли математика кафедрасы 1970 нче елларда югары үсеш ала: яңа фәнни юнәлешләр формалаша, иҗади фәнни коллективлар барлыкка килә. Кафедра хезмәткәрләренең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә ИМК факультеты ачыла,  А.В. Сульдин аның беренче деканы була. Исәпләү математикасы (1975), экономик кибернетика (1978), математик статистика (1988), системалы анализ һәм мәгълүмати  информацион технологияләр (2006) кебек яңа кафедралар гамәли математика кафедрасы нигезендә барлыкка киләләр.

Бүгенге көндә кафедрада 17 хезмәткәр, алар – профессорлар һәм доцентлар, фән докторлары һәм  фән кандидатлары, шулай ук яшь ассистентлар да бар.