Исәпләү математикасы кафедрасы

Исәпләү математикасы кафедрасы студентларны ике белгечлек буенча:  математик модельләштерү һәм исәпләү методлары “гамәли математика һәм информатика” юнәлешендә әзерли.

Кафедрада “исәпләү математикасы” һәм “математик модельләштерү, исәпләү методлары, программалар комплексы” белгечлекләре буенча аспирантура эшли.

Кафедрада даими рәвештә студентларның фәнни түгәрәкләре эшли. Бүгенге көндә дә заманча исәпләү техникасы һәм математик модельләштерү юнәлешләре буенча интенсив фәнни-тикшеренү эшләре алып барыла.

Кафедра хезмәткәрләре тарафыннан төрле инженерлык өлкәләрендә мөһим гамәли тикшеренүләр үткәрелә. Мәсәлән, турбокомпрессор машиналарының ышкыла торган төеннәрен конструкцияләгәндә кулланыла торган алгоритмнар һәм программалар эшләнде.