Мәгълүматлар анализы һәм операцияләр тикшерү кафедрасы

Мәгълүматлар анализы һәм операцияләр тикшерү кафедрасы Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати  технологияләр институтының бер бүлекчәсен тәшкил итә.

1978 нче елда исәпләү математикасы һәм кибернетикасы факультетында икътисади кибернетика кафедрасы ачыла. 1960 нчы еллар башында математика, икътисад, икътисад-география өлкәсендә эшләүче галимнәрнең берләшеп эшли башлаулары  нәтиҗәсендә икътисади кибернетика кафедрасы барлыкка килә. Бу эшкә Казан университеты галимнәре Я.И. Заботин, В.Ф. Семенов,  А.В. Сульдин, Н.И. Блажко зур өлеш кертә. Алар, беренчеләрдән булып, икътисад һәм җитештерү процесслары белән идарә итүдә математиканы гамәли яктан куллану өчен яңа юнәлеш кирәклеген аңлыйлар. Бу галимнәрнең эшчәнлеге Казан операцияләр тикшерү мәктәбенә нигез сала. Аларның хезмәтләре экстремаль мәсьәләләрне чишү теориясе һәм методлары үсешенә зур йогынты ясый. Кафедраның беренче мөдире – профессор Ярослав Иванович Заботин  кафедраны 20 ел җитәкли. Аннан соң кафедра белән укучылары Евгений Анатольевич Князев һәм Валерий Рәүфович Фазылов  җитәкчелек итәләр. Шушы еллар дәвамында кафедра “Икътисадта математик методлар” белгечлеге буенча студентлар әзерли. 2010 нчы елда РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә бу белгечлек буенча сонгы тапкыр студентлар кабул ителде. Шул ук елны Кафедра мөдире итеп Миссаров Мөкаддәс Дмухтасибович билгеләнде.  2012 нче елда икътисади кибернетика кафедрасы мәгълүматлар анализы һәм операцияләртикшерү кафедрасы дип үзгәртелде.

“Мәгълүматлар анализы” һәм “операцияләр тикшерү” – бер үк математик фундаментка (ихтималлылык теориясе һәм математик статистика, дискрет һәм өзлексез оптимальләштерү методлары, математик модельләштерү) нигезләнгән ике дисциплина атамасы. Операцияләр тикшерү – кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә математик модельләштерү һәм оптимальләштерү методлары нигезендә оптималь чишелеш табу һәм аларны куллану белән шөгыльләнә торган фән. Мәгълүматлар анализы – заманча, зур тизлек белән үсә торган гамәли математика һәм информатика юнәлеше. Ул санак мәгълүмати анализлар методларын,  яшерен мәгълүматны ачыклауны һәм машина өйрәнү методларын үз эченә ала. Интеллектуаль мәгълүмати анализ методлары Интернетның эзли торган машиналарында, автомат трейдинг һәм банк эшчәнлегендә, бизнес-аналитикада һәм фаразлауда, сурәт һәм сигналларны ачыклауда, робототехникада, биоинформатикада, хемоинформатикада, медицинада һәм техникада кулланыла.

Мәгълүматлар анализы һәм операцияләр тикшерү кафедрасы мөдире – Миссаров Мөкаддәс Дмухтасибович. Ул 1977 нче елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый, 1980 нче елда ихтималлылык теориясе кафедрасында аспирантурада укый. Шул ук елны Казан дәүләт университетында эшли башлый. 1999 нчы елда М.Д. Миссаровка физика-математика фәннәре докторы  гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Гыйльми тикшеренүләр өлкәсе: ихтималлылык теориясе, математик физика, операцияләр тикшерү һәм мәгълүматлар анализы. Фәнни казанышлары: автомодельнең очраклы кырын тасвирлау өчен проекцион гамильтонианның формализмын уйлап табу, ихтималлылык һәм математик физика теориясендә р-адик саннар кырын куллану буенча беренчел хезмәтләр, фермион иерархик модельдә ренормализацион группаның непертурбатив теориясен төзү.