Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты

КФУның исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты – исәпләү һәм гамәли математика, шулай ук фундаменталь информатика һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең әйдәп бара торган белем бирү һәм тикшеренү үзәкләренең берсе.

Казан дәүләт университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетына (КДУ ИМК) 1978 нче елда нигез салына. Бу факультетка нигез салучы – ИМК деканы – күренекле галим һәм оештыручы профессор Альберт Валентинович Сульдин (1928-1996).

ИМК факультеты деканнары:

1978-1988 елларда – Альберт Валентинович Сульдин;

1988-1993 елларда – Ярослав Иванович Заботин;

1994-1999 елларда – Владимир Аркадьевич  Чугунов;

1999-2011 елларда – Рөстәм Хафизович Латыпов.

2011 елда ИМК базасында (җирлегендә) Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати  технологияләр институты барлыкка килә (ИМһМТИ-ИМК).

ИМһИТИ-ИМК институты директорлары:

2011-2015  нче елларда – Рөстәм Хафизович Латыпов

2016 елдан – Сергей Геннадьевич Мосин.