Кафедра исеменең беренче яртысы – “югары математика” – кафедраның педагогик белем бирү буенча өч уку юнәлешен берләштерә: геометрия, алгебра һәм математик анализ. Атаманың икенче яртысы – “математик модельләштерү” – кафедраның уку-укыту юнәлешен генә түгел, ә заманча физик-математик белем бирүнең төп идеясен, шул исәптән кафедраның фәнни юнәлешен дә билгели.
Геометрия, алгебра һәм математик анализ – югары математиканың классик бүлекләре; геометрия – иң борынгысы, ә иң яше – матемтик анализ; ул XVIII гасырда гына барлыкка килә. Математик модельләштерү элементлары галимнәр тарафыннн төгәл фәннәр барлыкк килгәч үк кулланылса да, мөстәкыйль фән буларак ул берникадәр соңрак – узган гасырның урталарында санау машиналары һәм күптөрле фәнни-техник проектлар барлыкка килгәч формалаша. Россиядә матемтик модельләштерү беренче чиратта академик Тихонов Андрей Николаевич һәм Самарский Андрей Михайлович исеме белән бәйле.
Кафедраның фәнни юнәлешләренең тагын берсе – заманча гравитация нигезендә Галәмне һәм аномаль астрофизик объектларны, кырларның классик һәм квант теорияләрен һәм фундменталь тәэсир итешүләрне, плазманың кинетик теориясен һәм элементар кисәкчәләрне математик модельләштерү. Без Галәмнең математик моделен төзибез, аны компьютерга “кертәбез”. Аннары Галәмнең үзебез төзегән фундаменталь теоретик моделен ничек үзгәртергә кирәклеге турында нәтиҗә ясыйбыз. Бу – бер үк вакытта математик структураларны, физик теорияләрне һәм компьютерда модельләштерү нечкәлекләрен белүне таләп итә торган бик кызык эш.
Шуны әйтергә кирәк: Галәм геометриясен математик модельләштерү мәсьәләләренә игътибар иткән һәм аның чишелешен беренче геометр, танылган Казан математигы Николай Иванович Лобачевский. Аның эшен дәвам итүчеләр – Гаусс, Риман, Вейль, Гильберт һ.б. Физик кырларны модельләштерү мәсьәләләрен күтәргә икенче галим, Казан геометры, Ленин премиясе лауреты – академик Алексей Зиновьевич Петров. Нәкъ менә шуң күрә Казан гравитация һәм Галәмне математик тикшерүнең зур үзәкләренең берсе санала.
Фәнни юнәлешләр
Кафедраның өч фәнни юнәлешен билгеләргә мөмкин. Беренчесе – “Чагыштырмалык һәм гравитация гомуми теориясенең классик һәм кванстатистик проблемалары”, аның максты – гравитация, космология һәм астрофизика теориясендә математик модельләштерү. Бу юнәлешкә Казан университетында 1975 елда “Күңелле чәршәмбе” (“Весёлая среда”) фәнни шәһәр семинары кысаларында нигез салына. Җитәкчеләре – Ю.Г.Игнатьев һәм Г.Г.Иванов. Күп кенә Казан, шул исәптән гравитация һәм космология өлкәсендә эшләүче башка шәһәр, ил белгечләре бу семинарда чыныгу алган. Алар арасында 9 физика-математика фәннәре докторы, 32 физика-математика фәннәре кандидаты бар. Бу фәнни юнәлеш эгидасы белән 2005 елдан башлап гравитация һәм космология буенча «Gracos» (http://rgs.vniims.ru/) дип аталган даими халыкара мәктәп-семинар эшләп килә. Бу юнәлешнең һәм фәнни мәктәпнең фәнни җитәкчесе – профессор Ю.Г.Игнатьев. Бу юнәлеш буенча 2 докторлык, 14 кандидатлык диссертациясе якланды.
Икенче – чагыштырмача яшь юнәлеш – “Махсус математик белем бирүдә мәгълүмати технологияләр”. Ул беренче юнәлеш эшчәнлегенең табигый продукты буларак барлыкка килде. Әлеге гамәли юнәлешнең нигезе – беренче юнәлеш кысаларында компьютер математикасы системларында (КМС) компьютерда модельләштерү методларын эшләү. Болар барысы да физик-математик белем бирүне информатизацияләү өлкәсендәге фәнни тикшеренүләргә дә нигез сала. Кафедрада СКМ Maple һәм аның кушымтасы Maplet нигезендә математик белемнәрне аналитик тест ярдәмендә тикшерү системасы эшләнә. Бу юнәлеш кысаларында компьютерда модельләштерү буенча кафедрада даими рәвештә халыкара семинарлар, ИТОН конференцияләр уздырыла. Юнәлеш җитәкчесе – профессор Ю.Г.Игнатьев.
Бу юнәлеш буенча 4 кандидатлык диссертациясе якланды.
Өченче фундаменталь фәнни юнәлеш классик математика өлкәсенә – дифференциаль тигезләмәләр теориясенә карый, “Интеграль тигезләмәләр методы белән сингуляр һәм үзгәрүчән В-эллиптик һәм катнаш төрдәге өчен тигезләмәләр өчен төп чик мәсьәләләрен тикшерү”. Әлеге юнәлешнең фәнни җитәкчесе – профессор Ф.Г.Мөхлисов. Бу өлкә буенча 9 кандидатлык диссертациясе якланды.
Кафедра тарихыннан
Югары математика һәм математик модельләштерү кафедрасы 2011 елның октябрендә ТДГПУның матемтика факультетында өч кафедра: геометрия һәм математик модельләштерү, математик анализ һәм алгебра кафедрасы кушылу нәтиҗәсендә барлыкка килде. Кафедрада 13 укытучы, 11 штат берәмлеге һәм ике килеп эшләүче. Укытучыларның күпчелеге (13тән 7) – КДПУ, ТДГПУ уку йортларын бетереп килүчеләр, 3 укытучы – Казан университетының механика-математика һәм физика факультетларын алган белгечләр. Укытучыларның 9ы – физика-математика фәннәре докторы, 8е – физика-математика фәннәре кандидаты.
Кафедра каршында 2 белгечлек буенча аспирантура эшләп килә: 05.13.18. «Математик модельләштерү, сан методлары һәм программалар комплексы» (физ.-мат. һәм техн.); 01.01.03 «Математик физика» (Юнәлешнең фәнни җитәкчесе – проф. Ю.Г.Игнатьев).
2017 елдан башлап кафедрада “Физик-математик белем бирүдә информацион технологияләр” дип аталган магистерлык программасы эшләп килә. Программаны төзүче һәм җитәкчесе – профессор Ю.Г. Игнатьев). Хәзерге вакытта бу магистерлык программасы Педагогика һәм психология институтына күчерелде. Безнең кафедра педагогик белем бирү юнәлешендәге барлык математик предметларны, шул исәптән математик һәм компьютерда модельләштерү һәм информацион технологияләр белән бәйле курсларны алып бара.
КФУда кафедра булдырылганнан соң, 2012 елда 19 укытучыдан тор иде, шуның өчесе – физика-математика фәннәре докторы. 2014 елда А.А.Попов һәм А.Н.Фролов докторлык диссертациясе якладылар. Кызганычка каршы, профессор Ф.Г.Мөхлисов 2013 елда вафат булды.
Физика-математика фәннәре докторы С.В.Сушков КФУның Физика институтында чыгаштырмалык һәм гравитация теориясе кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Физика-математика фәннәре докторы А.А.Попов Механика һәм математика институтының геометрия кафедрасы мөдире итеп күчерелә.
Физика-математика фәннәре докторы А.Н.Фролов КФУның Математик үзәк директоры итеп билгеләнә. Нәтиҗәдә, безнең кафедра Казан университетының өч бүлеген кадрлар белән тәэмин итеп, 2016 елда бары тик бер генә фән докторы кала.
Югары математика һәм математик модельләштерү кафедрасы: хәзергесе һәм киләчәге
Алда әйтелгәннәр һич тә кафедраның үсеш перспективасы юк, фәнни һәм белем бирү потенциалы кимеде дигәнне белдерми. Моның үз алшартлары бар. Киресенчә, кафедраның киләчәге зур.
Беренчедән, Математика һәм механика институтында безнең кафедра иң яше. Укытучыларның уртача яше – 40,6 яшь.
Икенчедән, кафедраның ике яшь доценты Э.В.Чеботарева һәм А.А.Агафонов докторлык диссертацияләре өстендә эшлиләр.
Өченчедән, якын берничә елда 3 кандидатлык диссертациясе якланачак (асс. Н.В. Зайцева, асс. А.Р.Сәмигуллина, өлкән укытучы Р.Ф.Мәвләвиев). Моннан тыш 2017 ел дәвамында безнең кафедра аспиранты, хәзер ВМК ассистенты М.Л.Михайлов та кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә.
Дүртенчедән, 2016 елда кафедра укытучылары тарафыннан WoS һәм Scopus журналларында индексацияләнә торган 12 мәкалә, 25 ВАК мәкаләсе, ягъни уртача бер укытучыга 3 мәкалә.
Бишенчедән, безнең кафедра публикация һәм авторлык белешмәләре белән теркәлгән программа продуктлары әзерләүдә институтта лидер булып тора.
Алтынчыдан, кафедра вәкилләре төрле фәнни һәм белем бирү чараларында, халыкара конференцияләрдә, семинар һәм мәктәпләрдә актив катнаша, төрле журналларда редколлегиядә эшли, белем бирү процессын методик яктан тәэмин итә.
Һәм, җиденчедән, кафедра укытучылары студентларга тәрбия бирү, аларны фәнни эшкә җәлеп итү юнәлешендә дә эш алып баралар. Доцент А.М.Нигъмәтҗанованың университет күләмендә үткәрелгән кураторлар бәйгесендә I урын алуы – шуның дәлиле. «Преподаватель глазами студентов» рейтингында безнең укытучылар III урында. Төрле конференция материаллары җыентыкларында да студентларыбыз мәкаләләрен бастыра.