Функцияләр һәм якынайту теориясе кафедрасы

Казан федераль университетының функцияләр һәм якынайту теориясе кафедрасы туган көнен яз көне билгеләп үтә.  Ул 1988 елның апрелендә КГУның механика-матемтика факультетында барлыкка килә һәм шул ук елның 1 сентябрендә эшли башлый. Яңа кафедра булдыру уку процессына гамәли математика буенча курслар, бигрәк тә сан методлары һәм аларны куллану, функцияләр теориясенең экстремаль мәсьәләләрен чишү һәм оптимальләштерүнең математик методлары, компьютер фәннәре нигезләре һәм информацион технологияләр куллануга бәйле курслар  кертү ихтыяҗы белән бәйле була.

Кафедра буш урында барлыкка килмәде, әлбәттә. Үз эшендә ул алдагы хезмәтләргә, Россия математикларының хезмәтләренә таяна. Беренче чиратта Н.И.Лобачевскийның фәнни оныгы, классикларның берсе П.Л.Чебышев турында әйтергә кирәк. Кафедра хезмәткәрләре академик, Нобель премиясе лауреаты Л.В.Канторовичның функцияләрнең конструктив теориясе буенча тикшеренүләрен дәвам итәләр.

Функцияләр теориясе буенча Казан мәктәбенең барлыкка килүе 50дән артык укучы тәрбияләгән профессор Б.М.Гагаев исеме белән бәйле. Кафедраны оештыручы һәм аның алыштыргысыз мөдире булып 20 ел дәвамында профессор, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Б.Г.БГабелхәев була.

Хәзерге вакытта кафедрада 12 укытучы һәм 5 хезмәткәр эшли. 2008 елның апреленнән кафедра белән Ф.Г.Әүхәдиев җитәкчелек итә.

Кафедра каршында 2 компьютер классы, аспирантура эшләп килә. 2011 елдан “Функцияләр теориясе һәм информацион технологияләр” юнәлеше буенча магистратура бар.

2009 елда безнең кафедра нигезендә “Комплекслы анализның экстремаль мәсьәләләре” дип аталган фәнни-укыту үзәге булдырылды. Кафедрада фәнни эш ФУҮ кысаларында, шул исәптән фундаменталь тикшеренүләр буенча Россия фонды кысларында да студентларны математика һәм информатиканың актуаль мәсьәләләренә җәлеп итү максатыннан алып барыла.

Кафедра хезмәткәрләре Россиянең, Казанның башка уку йортлары, Германия, Англия, Болгария, Украина, Казахстан һ.б. ил галимнәре  белән тыгыз эләмтәдә торалар. Шуң күрә кафедрага беркетелгән студентлар производство практикаларын еш кына  тәҗрибәле галимнәр җитәкчелегендә төрле уку йортларында, фәнни үзәкләрдә үтәләр.