Математик анализ кафедрасы

Кафедра 30 нчы еллар уртасында барлыкка килә. Беренче мөдире – Борис Михайлович Гагаев. 1973 – 1998 елларда кафедра белән Анатолий Николаевич Шерстнев, ә 1998 елдан башлап Семен Рафаилович Насыров җитәкчелек итә. 1987 елда кафедра базасында факультетта яңа – функцияләр һәм якынайту теориясе кафедрасы барлыкка килә.

Кафедраның фәнни тематикасы – комплекслы алмашынучан функцияләр теориясе һәм функциональ анализны өйрәнү.

Функцияләрнең геометрик теорияләре буенча тикшеренүләр Казан университетында фәнни семинар базасында Л.А.Аксентьев җитәкчелегендә үткәрелә башлый. Нәтиҗәдә семинар төрле геометрик теория мәсьәләләре буенча фәнни тикшеренүләр алып бара торган фәнни коллектив барлыкка килүгә сәбәпче була.

Кафедра хезмәткәрләре математик һәм функциональ анализ буенча, интеграль тигезләмәләр, ихтималлык теориясе, очраклы процесслар теориясе буенча гомуми курслар алып бара.

Математик анализ кафедрасы геометрия кафедрасы белән берлектә магистерлык программасын да тормышка ашыра.