Гомуми математика кафедрасы

Гомуми математика кафедрасы 1937 елда илдә индустриализация киң таралыш алган чорда барлыкка килә. Бу исә әлеге мөһим бурычны үти алырлык белгечләргә ихтыяҗ тудыра.

Кафедра белгечләрне аларның киләчәктәге һөнәрләре нигезендә математик әзерлек белән тәэмин итәргә тиеш була. Кафедраны танылган математик-педагог Василий Андреевич Яблоков җитәкли. Доцент Б.Л.Крылов (соңрак авиация институты профессоры), ассистентлар С.А.Егорова, К.С.Халиков кафедраның беренче хезмәткәрләре булалар.

Бөек Ватан сугышы башлану һәм студентлар саны кимү сәбәпле, әлеге кафедра геометрия кафедрасы белән берләштерелә. 1944 елның февралендә исә яңадан торгызыла. Мөдир вазифаларын янәдән В.А.Яблоков башкара.

Кафедра түбәндәге бурычларны башкара:

  • университетның табигый һәм гуманитар факультетларында гомуми математика укыту;
  • башта урта мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү, соңрак математиканы тирәнтен өйрәнә торган сыйныф һәм мәктәпләрдә эшләү өчен югары квалификация категорияле укытучылар әзерләү;
  • математика сыйныфлары һәм мәктәпләре ачуда ярдәм күрсәтү, аларны кадрлар һәм методик әдәбият белән тәэмин итү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. Кафедра укытучыларының күбесе мондый төр мәктәпләрдә, бигрәк тә аларның ачылу чорында, дәресләр алып барды.
  • стажы һәм югары белем алырга теләге булган кешеләрнең белемнәрен арттыру максатына хезмәт иткән әзерлек бүлегенең эшен тәэмин итү.

Табигый һәм гуманитар факультетларда югары математика курсы математиканың төрле бүлекләрен үз эченә алганлыктан, кафедра хезмәткәрләреннән фундаменталь белемгә ия булу таләп ителә. Нәкъ менә шундый белгечләрне җәлеп итү традициясе бүген дә дәвам итә, шул сәбәпле хезмәткәрләрнең кайберләре берникадәр вакыттан соң университетның махсуслашкан кафедраларына, шәһәрнең яисә илнең башка уку йортларына укытырга күчте. Мәсәлән, Украина Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Ленин премиясе лауреаты, профессор А.З.Петров, мехматның элеккеге деканнары В.И.Шуликовский, Ю.М.Молокович, М.А.Пудовкин, В.В.Вишневский, профессорлар Р.Г.Бохараев, Ю.Ц.Ким, И.И.Сахаев, А.Я.Чилап, В.Ф.Шәрефетдиновлар шундыйлардан.

Кафедра белән төрле елларда профессор Василий Андреевич Яблоков (1937 – 1975 годы), доцент Геннадий Евгеньевич Изотов (1975 – 1984), профессор Владимир Владимирович Вишневский (1984 – 1994), профессор Николай Георгиевич Гурьянов (1994 – 2007) җитәкчелек итә.

Хәзерге вакытта кафедраны физика-математика фәннәре докторы, доцент Елена Александровна Широкова җитәкли.