Математика һәм физиканы укыту теориясе һәм технологияләре кафедpасы

Кафедра мөдире – педагогик фәннәре докторы, профессор Шакирова Лилиана Рәфыйк кызы

Кафедра телефоны: 233-70-83, e-mail: Liliana.Shakirova@kpfu.ru

Кафедра 1989 елда Казан педагогика институтының физика-математика факультетында барлыкка килә. Беренче кафедра мөдирләре – М.М.Шәмсетдинов (1989 – 1990), В.З.Закиров (1990 – 1996), К.Б.Шакирова (1996 – 2012). 2013 елдан кафедра мөдре итеп  Л.Р.Шакирова билгеләнә.

Кафедра барлыкка килгән көннән башлап, хезмәткәрләрнең фәнни юнәлеше булачак математика укытучыларын һөнәри әзерләү белән бәйле – “Булачак укытучыларны математик һәм методик әзерләү”.

Кафедра укытучылары МДПУ профессоры А.Г.Мордкович тарафыннан ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла торган фәнни семинар эшендә катнаштылар.

2011 елда “Математика һәм информатика укытучыларын һөнәри әзерләү проблемалары” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция – кафедраның фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Алдагы дистә елда кафедраның фәнни эшчәнлеге ике юнәлештә алып барыла: «Татарстанда һәм Россиядә математика үсешенең һәм математик белем бирү тарихы” һәм  «Булачак математика укытучыларының һөнәри үсеш технологияләре”. Беренче юнәлеш буенча педагогика фәннәре докторлары В.М.Беркутов (Халыкара Төрки академия академигы, болгар-татарларда математик белем бирү буенча хезмәтләр авторы) һәм Л.Р.Шакирова (Россиядә математик белем бирү тарихы буенча, Казан университетының математика мәктәбе тарихы буенча мәкаләләр циклы авторы) нәтиҗәле эшләп килделәр. Педагогика буенча Н.В.Тимербаева, Е.Р.Садыкова, О.В.Разумова, М.В.Фалилеева кандидатлык диссертацияләре якладылар.

2005 елдан башлап кафедра ел саен мәктәптә һәм югары уку йортларында математик белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция оештыра. Башлап – төбәкара, 2010 елдан – Россия күләмендә, 2014 елдан халыкара форматта үткәрелә.

Хәзерге вакытта кафедра хезмәткәрләренең фәнни тикшеренүләре түбәндәгеләр: когнитив процессларның дистанцион һәм аудитор режимда математик белем бирү нәтиҗәлелегенә йогынтысын тикшерү, булачак математика укытучыларының һөнәри үсеше технологияләре, мәктәптә һәм югары уку йортларында математика укытуда информацион технологияләр, Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә математика һәм математик белем бирү тарихы.

Кафедра составы: барлыгы 9 укытучы, шуның икесе – фән докторы, профессор, 7 – фән кандидаты, доцент. Укытыл торган фәннәр: «Элементар математика», «Математика укыту методикасы», «Информатика укыту методикасы», «Математика тарихы» һ.б.

Кафедра укытучылары тарафыннан студентларга һәм белем күтәрү курсларында дистанцион белем бирүне оештыру өчен 20дән артык электрон белем бирү ресурслары төзелде.

2014 елның гыйнварында Механика һәм математика институтында “Мәктәптә һәм югары уку йортларында математика укытуда инновацион технологияләр” уку-эксперименталь лаборатория булдырылды. Лабораториянең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендәге максаты – информацион һәм инновацион технологияләр кулланып, тикшеренү нәтиҗәләрен проектлаштыру, оештыру, тормышка ашыру; педагогик эшчәнлек өлкәсендә – мәктәптә һәм югары уку йортларында математик белем бирүнең сыйфатын тәэмин итү, дистанцион белем бирү һәм интерактив укыту системалары үсеше өчен, мәгълүмати-коммуникацион белем бирү мохите мөмкинлекләрен куллану, яңа шартлар проектлаштыру, булачак математика укытучыларын һәм югары уку йорты укытучыларын  яңа мәгълүмати-белем бирү шартларда һөнәри эшчәнлеккә әзерләү; проект эшчәнлеге өлкәсендә – белем бирү процессының сыйфатын тәэмин итә торган белем бирү мохитен проектлаштыру, информацион технологияләр нигезендә контроль-тикшерү материалларын, контроль методларын һәм формаларын, электрон белем бирү ресурсларын, яңа дисциплина һәм электив курсларның эчтәлеген проектлштыру.

Кафедраның чит илләр белән хезмәттәшлеген әйтеп үтәргә кирәк. КФУның Эль-Пасо университеты (АКШ, Техас штаты) белән килешү кысаларында киң эшчәнлек алып барыла. 2013 елда профессор М.А.Чошанов лекцияләр укыды. 2014 – 2015 уку елында дистанцион һәм көндезге форматта ул студентларга лекцияләр укыды, семинарлар алып барды, чыгарылыш квалификация эшләрен җитәкләде.

Математик белем бирү психологиясе өлкәсендә кафедра  Мәскәү шәһәр психология-педагогика университетының “Эксперименталь психология” лабораториясе белән хезмәттәшлек итә (проф. В.А. Барабанщиков), бу уку йорты белән шулай ук  килешү төзелде (22.07.2014).

2013 елдан башлап кафедрада Татарстан Республикасы укытучылары өчен фәнни-методик семинарлар үткәрелә.

Кафедра КФУның Педагогика һәм психология институтының Төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге белән дә хезмәттәшлек итә (уку планнары һәм программаларны рецензияләү, лекцияләр уку, авторлык прогаммалары һәм дәреслекләр рецензияләү, укытучылар өчен семинарлар оештыру).

Кафедра хезмәткәрләре профориентация өлкәсендә дә актив эшчәнлек алып бара: алар мәктәп укучылары алдында чыгыш ясыйлар, БДИга әзерләнү буенча вебинарлар үткәрәләр, Казан мәктәпләрендә фәнни хезмәткәр булып эшлиләр.

2014 елның ноябрь – декабрь айларында 1 декабрьдә – Николай Иванович Лобачевскийның туган көнендә үткәрелә торган Математика көненә багышлап, төрле чаралар оештырылды. Шулар арасында – «Лобачевский һәм XXI гасыр» дигән темага иң яхшы студент эшенә Халыкара конкурс һәм студентлар конференциясе, «Мәктәптә һәм югары уку йортында математик белем бирү: теория һәм практика» (MATHEDU-2014) һ.б.