Теоретик механика кафедрасы

Теоретик механика кафедрасы – Казан университетында өлкән кафедраларның берсе. Ул 1804 елда Казан император университеты ачылган чордан ук эшли. Кафедраның чишмә башында профессор М.Ф.Бартельс, Г.Б.Никольский, Н.И.Лобачевский, Н.Д. Брашман, П.И.Котельниковлар тора. 1879 елдан аналитик механика кафедрасын Ипполит Степанович Громека җитәкчелек итә. 1922 – 1929 елларда кафедра мөдире вазифаларын профессор Д.Н.Зейлигер башкара, 1930 елда исә мөдир итеп Н.Н.Парфентьев билгеләнә.

1931 елда университет тамырдан үзгәртелү сәбәпле, физика-математика факультеты таркатыла. Аның урынына физика-математика юнәлешендәге өч бүлек булдырыла: физика бүлеге, механика-матемтика бүлеге һәм аэродинамика бүлеге. Теоретик механика кафедрасыннан аэродинамика кафедрасы бүленеп чыга. Кафедраны хәрәкәт тотрыклылыгы теориясенең Казан мәктәбенә нигез салучы  Н.Г.Четаев җитәкли. Четаев Казан авиация институтына нигез салучы буларак та билгеле. 1932 елда аэродинамика бүлеге, Казан унверситетыннан аерылып, КАИ буларак формалаша. Хәзерге вакытта бу уку йорты А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты буларак билгеле.

Бөек Ватан сугышы елларында теоретик механика кафедрасы укытучылары һәм студентлары фронтка китә. 1941 елдан механика белгечлеге буенча укыту туктатыла. 1943 елда соңгы елларда кафедра мөдире вазифаларын башкарган профессор Н.Н.Парфентьев вафат була. Кайбер елларда кафедра формаль рәвештә генә эшли.

1944 елда Казан университетының механика кафедрасына мөдир итеп Казан авиация  институтыннан яшь өметле галим Гомәр Гали улы Тумашёвны билгелиләр. Шул чордан кафедраның тормышы һәм эшчәнлеге янәдән җанланып китә. Г.Г.Тумашёв авиация институтыннан алдынгы яңа тематика алып килә, канатны аэродинамик хисаплауның катлаулы һәм актуаль проблемаларын күтәрә. Беренче вакытта бу гамәли мәсьәләләр гомуми формулировка буларак кабул ителсә, тора-бара зур фәнни тикшеренүләргә юл сала.

1954 елда Г.Г.Тумашёвның укучысы Михаил Тихонович Нужин докторлык диссертациясе яклый. Бу кафедра тарихында үзенә күрә зур бер яңа баскыч / үр буларак кабул ителә. Аның докторлык диссертациясендә формалаштырылган проблемалар математик физиканың яңа бер бүлегенә нигез сала. Шул ук елны теоретик механика кафедрасыннан аэрогидромеханика кафедрасы аерылып чыга. Теоретик механика кафедрасын М.Т.Нужин җитәкли. Шул ук вакытта физика-математика факультеты деканы вазифасын башкара, ә соңрак 25 ел дәвамында Казан университеты ректоры була. Шунысын да әйтергә кирәк: университет өчен катлаулы ХХ гасырның 90 елларында теоретик механика кафедрасы мөдиренең тагын берсе – профессор Ю.Г.Коноплёв та Казан университетында ректор булып эшли.

Аэродинамика проблемаларыннн тыш, самолет һәм ракеталар проектлаштырганда, юка стеналы конструкцияләр ныклыгы мәсьәләсе дә үзәк проблемалардан санала. Аларны дөрес һәм нәтиҗәле чишү өчен максималь югары дәрәҗәдәге математик аппарат булуы шарт.

Тышчаларның сызыклы булмаган корылышы теориясе теоретик механика кафедрасының төп фәнни юнәлешенә әверелә. Бу юнәлештә профессорлар К.З.Галимов һәм А.В.Саченков зур эшчәнлек алып баралар. 1979 – 1988 елларда теоретик механика кафедрасы белән профессор А.В.Саченков җитәкчелек итә. 1988 елдан алып бүгенге көнгә кадәр кафедра мөдире вазифаларын физика-математика фәннәре докторы, профессор Ю.Г.Коноплёв башкара.

Берничә дистә еллар дәвамында Казан университетында механика буенча докторлык диссертацияләре яклау советы эшләп килә. 80 нче елларда профессор А.В.Саченков рәис булып тора, ә 1988 елдан бу вазифага профессор Ю.Г.Коноплёв билгеләнә. Бу советта Казан һәм Россиянең башка уку йортларыннан килгән галимнәр генә түгел, Мәскәү һәм Санкт-Петербурганың академик вузларыннан килгән белгечләр кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый.