Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты

Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты 2011 елда Н.Г.Чеботарев исемендәге ММФТИ (НИИММ) һәм өлешчә ТДГПУның математика факультеты берләшеп, механика-математика факультеты нигезендә барлыкка килә. Математика, механика һәм педагогик белем бирү бүлекләрендә 750дән артык студент белем ала, 70 фән кандидаты, 34 фән докторы эшли; шуларның берсе – РФА профессоры, бер федераль профессор,  ике РТ Фәннәр академиясе академигы һәм әгъза-корреспонденты.

Институт составында 10 кафедра, аэрогидромеханика һәм теоретик механика кафедралары каршында заманча җиһазландырылган лабораторияләр эшли. Институт каршында “Н.Г.Чеботарев исемендәге ФТИ” фәнни-тикшеренү үзәге, шулай ук Россиядә математик белем бирү өлкәсендә өстенлекле дүрт үзәкнең берсе эшләп килә.