КФУда «Рәмзия Мөхәммәдованың тормыш атласы» күргәзмәсе ачылачак
Экспозиция этнографның тууына 100 ел тулуга багышланган. Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский музееның күргәзмә залларында 5 декабрьдә этнограф, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Рәмзия Мөхәммәдованың (1923-2020) тууына 100 ел тулуга багышланган «Рәмзия Мөхәммәдованың тормыш атласы» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә Казан федераль университеты музейлары тарафыннан КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани […]
