“Сәламәтлек поезды” белән студентларның спорт-сәламәтләндерү сәяхәте

2010 нчы елдан башлап КФУның студент-спортсменнары арасында Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” базасына бару традициягә әверелде. Һәр елны февраль-март айларында 2 000ләп студент, аспирант һәм укытучы спорт базасына барып, чанада, чаңгыда шуа, футбол уйнап вакытларын табигать кочагында уздыра. Әлеге проект һәр ел студентлар һәм башка катнашучылар арасында популярлаша һәм кеше саны арта бара. Сиңа да кушылып китәргә вакыт җитте.