КФУ студентлар активының җәйге сменасы

2015 нче елның июлендә “Яльчик” уку-сәламәләндерү лагерында КФУ студентлар автивының җәйге смена сборы булды. Аңа әзерләнү көнгә өч тапкыр тренировкаларга нигезләнгән иде. Анда Казан университетыннан 150 спортсмен катнашты. Спорт тренировкаларыннан тыш студентлар “Нәрсә? Кайда? Ничек?”, “КВН” һәм башка интеллектуаль уеннарда да катнаштылар. Бу сменада 6 җыелма команда катнашты: мини-футбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы, фитнес-аэробика, бокс, баскетбол, җиңел атлетика һәм мини-футбол буенча ир-атлар җыелма командасы.