КФУның бокс буенча Чемпионаты

2013 нче елдан башлап һәр ел Алабугада КФУның бокс буенча Чемпионаты уза. Анда танылган спортсменнар, КФУның, Татарстан Республикасының, Россиянең җыелма командасы әгъзаләре катнаша. Бу ачык Чемпионатта һөнәри боксерлар белән беррәттән төрле спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь боксерлар да катнаша ала. Әгәр син бокс белән шөгыльләнәсең икән, үз кумирың белән көч сынашу мөмкинлегең туа.

Шунысы кызыклы, Чемпионатны уздыру идеясен башлап җибәрүче КФУ студенты һәм шул ук вакытта танылган боксер Антон Зайцев булды.