“Сәламәтлек көне”

Һәр елның 7 нче апрелендә традицион рәвештә Казан федераль универстетында “Сәламәтлек көне” спорт бәйрәме уза. Анда 1-5 курс студентлары катнаша. Барлык катнашучыларны спорт, сәламәтләндерү чаралары һәм табиб киңәшләре көтә. “Сәламәтлек көне” бәйрәме кысаларында мини-футбол, волейбол, баскетбол, эстафета, конкурслар, уеннар оештырыла. Ел саен ул чарада 2,5 мең студент катнаша. Укытучы һәм профессорлар да бу бәйрәмдә актив катнаша.