Мини-футбол буенча КФУ Кубогы

Һәр елны мини-футбол буенча турнирда 200ләп студент катнаша. Ул ноябрь ахыры декабрь башларында уза. Мини-футбол спорт төре буларак барлык тамашачыларны да кызыксындыра. Турнирны олимпиада системасында уздыру Кубокны кызыклы итә, тулы трибуналар җыю мөмкинлеге бирә, уен вакытында стадионнан очкыннар чыгып тора.